16+

1 ноябрьдән иске полислар гамәлдән чыга?!

Халык арасында мәҗбүри медицина иминияте полисларының искесе киләсе елдан гамәлдән чыга, яңасын 1 ноябрьгә кадәр генә алыштырып була икән дигән сүзләр йөри.

Халык арасында мәҗбүри медицина иминияте полисларының искесе киләсе елдан гамәлдән чыга, яңасын 1 ноябрьгә кадәр генә алыштырып була икән дигән сүзләр йөри.

Редакциябезгә дә бу мәсьәләдә борчылып шалтыратучылар булды. “1 ноябрь килеп җитте бит инде, яңасын алып өлгермәгәннәргә нишләргә?”– дип кызыксынды укучыларыбыз. Баксаң, Мәскәүдәге мәҗбүри медицина иминияте шәһәр фонды сайтында иминият компаниясен алыштырырга теләүчеләр өчен санаулы көннәр калып бара дигән хәбәр басылган булган. Шуның аркасында халыкта аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Без исә бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына мөрәҗәгать иттек.

Фондның мәҗбүри медицина иминиятен үстерү идарәсе башлыгы Дилия Мәгъсүмова аңлатуынча, ел саен 1 гыйнвардан 1 ноябрьгә кадәр кеше үзенең иминият компаниясен алыштырырга хокуклы. Татарстанда мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшләүче оешмалар өчәү – «АК БАРС-Мед», «Спасение» һәм «Чулпан-Мед».

2011 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән Мәҗбүри медицина иминияте турындагы федераль закон нигезендә, кеше мөстәкыйль рәвештә иминият медицина оешмасын сайлап алырга яисә аны алыштырырга хокуклы. Яңа медицина полисын, беренче чиратта, 2011 елның 1 маена кадәр бирелгән иске үрнәктәге полисларның хуҗаларына, шулай ук мәҗбүри медицина иминияте полисы бөтенләй булмаган затларга, мәсәлән, яңа туган балаларга, шәхси мәгълүматлары (фамилияләре, исемнәре, аталарының исемнәре) үзгәргән яки алар полиста дөрес күрсәтелмәгән затларга алырга кирәк. Дөрес, әлегә иске полислар да гамәлдә, шулай да белгечләр яңасына алыштыруны озакка сузмаска киңәш итә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading