16+

1 сентябрьдә Казан мәктәпләре 120 мең укучыны кабул итәчәк

1 сентябрьдә Казан мәктәпләре 120 мең укучыны кабул итәчәк, аларның 14,9 меңе - беренче сыйныфка килүчеләр.

1 сентябрьдә Казан мәктәпләре 120 мең укучыны кабул итәчәк

1 сентябрьдә Казан мәктәпләре 120 мең укучыны кабул итәчәк, аларның 14,9 меңе - беренче сыйныфка килүчеләр.

Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлегенә багышланган докладында белдерде.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республикакүләм хәйрия акциясе кысаларында 1805 беренче сыйныфка баручы бала мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букча алды, дип билгеләп үтте идарә башлыгы. Моннан тыш, бөтен беренче сыйныф укучыларына "Изге эшләр көндәлеге" бүләк ителәчәк, алар анда изге гамәлләрен язып бара алачак.

Татарстан башкаласының 5 мәктәбендә (1, 65, 97, 156 һәм 168 нче мәктәпләр) аутизм авырулы балалар өчен ресурс сыйныфлары ачыла. Үзенчәлекле балалар белән махсус укыган 17 укытучы эшләячәк. Уку елы дәвамында һәр баланы тьютор озатып йөриячәк.

Яңа уку елына кертелгән яңалыкларның берсе - өлкән сыйныфлар өчен астрономия предметы, дип билгеләп үтте Һадиуллин.

Аның сүзләренчә, Казаның барлык мәктәпләрендә Белем көнендә тантаналы линейкадан соң Тынычлык дәресләре һәм башка тематик чаралар узачак.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading