16+

15 ноябрьгә кадәр калдырмагыз: тәгәрмәч алыштырыр вакыт җитте!

29 октябрьдән һава торышы кискен салкынайта, дип күрсәтә “Gismetеo” үзәге. Дүшәмбе көнне хәтта кар вәгъдә итәләр. Бу исә машина тәгәрмәчләрен алмаштырырга вакыт дигән сүз.

29 октябрьдән һава торышы кискен салкынайта, дип күрсәтә “Gismetеo” үзәге. Дүшәмбе көнне хәтта кар вәгъдә итәләр. Бу исә машина тәгәрмәчләрен алмаштырырга вакыт дигән сүз.

Сезон алмашыну машина йөртүчеләр өчен иң куркыныч вакыт. Шуңа да белгечләр, һава торышына карамастан, тәгәрмәчләрне 15 ноябрьгә кадәр алмаштырсаң яхшы, ди. Шоферлар исә көпчәкләрне һава торышына карап кына алмаштыру яклы.
- Хәзер закон буенча ноябрь урталарында тәгәрмәч алмаштырырга кушалар. Ләкин узган елны кар декабрьгә кадәр яумады, мин шуңа ноябрь ахырында гына көпчәкләрне алмаштырдым. Көпчәкне үзем алмаштырмыйм, шиномонтажга мөрәҗәгать итәм. Җәйге, кышкы “резиналарны” саклау өчен аларга калдырып була. Шәһәр кешесенә шунысы белән дә уңайлы алар, - ди 15 елга якын машина йөртү стажы булган шофер Альберт Каюмов.   
 
Тәгәрмәч протекторының тирәенлеге 4 ммдан да ким булгач алмаштырырга кирәк ди машина йөртүче.

- Җәйге шина суыкта ката ул, ә кышкысы йомшак булып тора. Кышкы тәгәрмәч, җәйгә ярамый, чөнки ул бик йомшак, шартларга мөмкин. Шуңа күрә вакытында көпчәне алмаштырырга кирәк. 4 елдан 4 елга көпчәкне яңартып торырга кирәк дисәләр дә, соңгылары минем ике сезонга гына җитте.  Элек алга шипилы тәгәрмәч, артка җәйгесен куеп кына йөри идек, хәзер закон буенча дүрт тәгәрмәч тә шипилы һәм бер төсле булырга тиеш, - ди Альберт.
Тәгәрмәчләрегезне алыштырырга онытмагыз! Юлларда имин йөрегез!  

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading