16+

1500 укучы мәктәпкә әзер

Беренче сентябрь - Белем бәйрәме якынлаша. Күпләр бу көннәрдә укуга әзерлек мәшәкатьләре белән янып-көеп йөри. Татарстанда инде берничә ел рәттән Шәһәр һәм Республика көне алдыннан традиция рәвешендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» дип аталган хәйрия акциясе үткәрелә. Быел исә Казанда 1500гә якын беренче сыйныф укучысына мәктәпкә җыенырга ярдәм итәчәкләр.

Бу турыда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ләйлә Фазлыева «эшлекле дүшәмбе киңәшмә»сендә хәбәр итте. Елдагыча, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга «укучы портфеле» тутырачаклар. Мәктәп портфеле комплектына, гадәттәгечә, канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен махсус җыелма керә. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе Казанның һәр районында да уздырылачак. Аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче һәм мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче 1468 укучы портфельле булырга тиеш, ә 5 яки аннан да күбрәк балалы гаиләдә тәрбияләнүче 78 гаиләгә исә моннан тыш та өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк, дип белдерә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
Быел Татарстанда 34997 бала беренче тапкыр мәктәпкә барачак. Шуларның 6223е - ярдәмгә мохтаҗ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading