16+

2014 елда Дәүләт торак фонды 140 йорт төзиячәк

Киләсе елга Дәүләт торак фонды 6638 фатирга исәпләнгән 140 йорт төзеп тапшырырга ниятли.

2014 елда Дәүләт торак фонды 140 йорт төзиячәк

Киләсе елга Дәүләт торак фонды 6638 фатирга исәпләнгән 140 йорт төзеп тапшырырга ниятли.

18 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, планлаштырылган торак күләменең 2,398 млн кв метрының 11768,5 мең кв метры торгызылган. Бу 2013 елга куелган бурычның 73,7 процентын тәшкил итә. ТР Хөкүмәт йортында узган республикакүләм киңәшмәдә китерелде әлеге саннар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне видеоконференция режимында үткәрде. Анда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкчелегендә РФ Президентының торак сәясәте советы утырышы узды, дип белдерде. Утырышта 2014-2017 елларда илдә 25 млн кв метр эконом класслы торак төзү турында карар кабул ителгән, төбәкләр өчен торак торгызу күләме билгеләнгән. Министрның әйтүе буенча, 2014 елда Дәүләт торак фондына 6638 фатирлы 140 торак йорт тапшыру ниятләнә. Ул республикада аварияле торакны бетерү программасына аерым басым ясады. Бу программа кысаларында 2014 ел ахырына кадәр 713 авария хәлендәге йортта яшәүче 12330 кеше яңа йортларга күчереләчәк.
Ирек Фәйзуллинның сүзләренә караганда, 2007-2012 елларда республикада ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында, 638 миллион сумга 731 сертификат рәсмиләштерелгән. Бүгенге көндә ТР Дәүләт торак фондында 265 ятим бала өчен торак билгеләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading