16+

2016 елның 1 гыйнварыннан пенсиягә чыгучыларны яңа ел “күчтәнәче” көтә

Киләсе ел пенсионерлар өчен дә яңалык алып килә. Әгәр хезмәт ветеранының уртача айлык кереме 20 меңнән артыграк икән, аңа аерым ташламалар каралмый.

2016 елның 1 гыйнварыннан пенсиягә чыгучыларны яңа ел “күчтәнәче” көтә

Киләсе ел пенсионерлар өчен дә яңалык алып килә. Әгәр хезмәт ветеранының уртача айлык кереме 20 меңнән артыграк икән, аңа аерым ташламалар каралмый.

Гадәттә, яңа ел гел ниндидер үзгәрешләр, яңалыклар алып килә. Киләсе ел пенсионерлар өчен дә "күчтәнәч" әзерләгән. Дөрес, бу үзгәрешләр бары 2016 елның 1 гыйнварыннан пенсиягә чыгучыларга кагылачак. Яңа кагыйдәләр белән "Татар информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева таныштырды.



Яңа кагыйдәләр буенча, әгәр хезмәт ветеранының уртача айлык кереме 20 меңнән артыграк икән, аңа аерым ташламалар каралмаячак. Дөрес, бу исемгә элек лаек булганнар һәрвакыттагыча торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә 50 процент ташламадан, телефонга түләгәндә субсидиядән файдалану, бушлай протез куйдыру һәм колагы ишетмәүдән дәвалана алу хокукын югалтмый. "Күчтәнәч"нең тагын берсе - Хезмәт ветераннары 1 гыйнвардан телефонны кулланган өчен яңача түли башлаячак. Хәер, монда үзгәрешләр әллә ни сизелмәс тә кебек. Законда бары "абонент түләве" дигән сүзне генә алыштырганнар. Хәзер субсидия пенсионерның кеременә бәйле рәвештә "фиксацияләнгән телефон челтәренең абонент элемтәсеннән даими куллану өчен" биреләчәк.

Пенсионерларга юлда йөрү өчен бирелә торган айлык социаль дәүләт ярдәменең дә күләме үзгәрәчәк. Айлык кереме 20 меңнән артык булганнарга, 280 сум гына субсидия каралган. Азрак керемле пенисонерлар исә, юлда йөрү өчен 427 сум дәүләт ярдәме алачак. Сүз уңаеннан, хәзер бу сумма 399 сумны тәшкил итә. Бердәм айлык социаль юлда йөрү билеты да яңа елдан олылар өчен 427 сум, ә балаларга 280 сум булыр дип көтелә.

Бүген 512 мең пенсионер айлык социаль юлда йөрү өчен субсидия ала. Аларның 27 процентының, ягъни 138 меңенең айлык кереме 20 меңнән артыграк булып исәпләнә. Димәк, андыйларга айлык юлда йөрү билетын алыр өчен дәүләттән бирелә торган 280 сумнан тыш, үз кесәләреннән өстәп түләргә туры киләчәк, - ди Наталья Бутаева.
Әлеге яңалыклар турында тулырак мәгълүматны фатирга түләүләр кәгазе, ягъни счет-фактураның арткы ягында күрсәтелгән номерлар аша да шалтыратып белешергә була.

Сүз уңаеннан: Татарстанда эшләүче пенсионерларның уртача айлык кереме 29 мең сумны тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading