16+

2018 елда социаль ипотека программасына кагылышлы нинди ЯҢАЛЫКЛАР көтелә?

Кичә Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин социаль ипотека программасының үтәлеше турында сөйләде, планнар белән таныштырды.

2018 елда социаль ипотека программасына кагылышлы нинди ЯҢАЛЫКЛАР көтелә?

Кичә Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин социаль ипотека программасының үтәлеше турында сөйләде, планнар белән таныштырды.

2017 елда барлыгы 588 мең квадрат метр мәйдандагы 10 меңнән артык фатир куллануга тапшырылган.

– Узган елда ветераннар, ятим балалар, грант откан табиблар, тузган торактан күченүчеләр фатирлы булды. Социаль ипотека программасы буенча 5,2 мең кеше торак отты. Хәтта 200гә якын фатир сайланмый да калды әле. Кемгәдер торакның урыны, сыйфаты ошамый, кыскасы, үз вакытында фатир сайламаган кешеләргә шактый көтәргә туры килүе бар, алар бары чират буенча фатир отучылардан соң гына кабат торакка дәгъва кыла алачак, – ди Тәлгать Абдуллин.

Фонд торак төзелеше буенча планны арттырып үтәсә дә, хәл итәсе проблемалар җитәрлек. Тәлгать Абдуллин әйтүенчә, өлешләп түләү программасы буенча сораулар күп, төгәл кагыйдәләр билгеләнмәгән. Подрядчы оешмаларны сайлаганда, авырлыклар туа. Халыкның йорт сыйфатына карата канәгатьсезлек белдерүе, торакларны тапшыру сроклары озакка сузылу да намуссыз подрядчы оешмалар, алар белән эшне тиешенчә оештырмауга бәйле. Моны күздә тотып, быелдан торак фонды яңа эш системасына күчәргә җыена. Подрядчы оешмалар объектка тотынганчы, контрактның 10 проценты күләмендә залог калдырырга тиеш булачак. Бары эшне җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп үтәгәннән соң гына залог кире кайтарылачак. Баксаң, мондый эш системасы чит илләрдә күптәннән гамәлдә икән. Татарстанда да үз нәтиҗәсен бирер дип ышаналар.

Дәүләт фондының тагын бер яңалыгы – алар компанияләр төркемен берләштергән, тәҗрибәле «Ак Барс Девелопмент» җәмгыяте белән хезмәттәшлек итә башлаганнар. Бу оешмага өметләр зурдан. «Ак Барс Девелопмент» белән Татарстан өчен халык ихтыяҗын канәгатьләндерерлек бәядәге сыйфатлы төзелеш алып бару ниятләнелә. Бу тораклар урта катлау өчен төзеләчәк», – ди Тәлгать Абдуллин.

Ә менә Казанда күптән көтелгән арендалы торак тиз генә булмас, ахры. Фондның башкаручы директоры, бу программа буенча быел йортлар салу күздә тотылмый, диде. Аның каравы, арендалы торак нигезендә, районнарда, республика шәһәрләрендә 165 торак куллануга тапшырырга җыеналар. Арендалы торак биш елга каралган. Бу вакыт эчендә кешенең үз торагын булдыру мөмкинлеге бар. Бәясе төрле. Әйтик, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга кебек шәһәрләрдә бер квадрат метры аена 140 сум булса, районнарда 50-70 сум тирәсе.

Татарстанда социаль ипотека программасы буенча бүген 8 мең кеше чиратта тора. Аларның 4 меңнән артыгы Казанда торак көтә.

Авыл ипотекасын Тәлгать Абдуллин «Россиядә тиңе булмаган, башка төбәкләр хыяллана да алмаган программа» дип атады.

– Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен, механизаторлар, сыер савучылар, терлекчеләрне торак белән тәэмин итү мөмкинлеге булмаган хуҗалыклар безнең фонд белән килешү төзи ала. Торак төзеләчәк җир кишәрлеге сайлангач, хуҗалыклар электрон формада безгә мөрәҗәгать итәләр. Фонд район муниципалитеты белән элемтәгә керә. Белгеч яңа торакка күченгәч, баштарак аренда өчен түләп, аннары, эшләре алга киткәч, тормышы җайлангач, фатирны үз милке итеп рәсмиләштерер өчен йортны сатып алырга да хокуклы,– дип аңлатты Тәлгать Абдуллин.
Быел Татарстан районнарында, шул исәптән Казанда, Иннополис шәһәрендә барлыгы 527 мең квадрат метр торакны куллануга тапшырырга ниятлиләр.

– Иң мөһиме, социаль ипотека «халява» белән фатир алырга теләүчеләр өчен түгел, ә чынлап та торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнарга бирелсен иде, – ди Тәлгать Абдуллин.

Социаль ипотека турында белергә кирәкле 5 кагыйдә

1. Социаль ипотека программасына чиратка басар өчен гаиләдә бер кешегә туры килгән торак мәйданы 18 квадрат метрдан артмаска тиеш.

2. Программада бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, шулай ук торак фонды белән хезмәттәшлек иткән предприятие хезмәткәрләре катнаша ала.
 
3. Теркәлү урыны буенча район администрациясенә гариза тапшырганнан соң, барлык документлар тикшерелә, мохтаҗ гаиләләр социаль ипотека программасына чиратка бастырыла, фонд белән гариза тапшыручы арасында килешү төзелә, гаиләгә махсус номер билгеләнә.

4. Чиратка басып, килешү шартнамәсе төзелгәннән соң, гаилә ай саен исәп счетына торак базарындагы бер квадрат метрның уртача бәясенең 11 процентын тәшкил иткән сумманы салып барырга тиеш. Бу сумма бүген 4034 сумны тәшкил итә.

5. Социаль ипотеканың еллык ставкасы – 7 процент. Гаиләдә һәр туган бала өчен 200 мең сум ташлама каралган. Фатир уйнату конкурсында катнашу өчен, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең исәп счетына үзләре сайлаган торак суммасының 10 проценты күләмендә беренчел кертем салынган булуы шарт.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading