16+

2030 елда республикада халык саны тагын 300 мең кешегә артачак

Премьер-министр Илдар Халиков "Татарстан-2030" стратегиясе белән таныштырды.

2030 елда республикада халык саны тагын 300 мең кешегә артачак

Премьер-министр Илдар Халиков "Татарстан-2030" стратегиясе белән таныштырды.

Татарстан Министрлар кабинетында узган утырышта Премьер-министр Илдар Халиков "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслау турында"гы закон проектын тәкъдим итте. Шулай ук утырышта 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеш фаразлары хакында да фикер алыштылар. Чара Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашында видеоконференция режимында үтте. Бүген "Стратегия-2030"ны раслау турындагы Татарстан Республикасы закон проекты эшләнгән. Әлеге эшкә республиканың барлык хакимият органнары, муниципаль хакимиятләр, җәмәгатьчелек җәлеп ителгән. Илдар Халиков стратегияне кабул иткәнче озак вакытка исәпләнгән социаль-икътисади үсеш фаразын раслау зарур, ул әлеге документның нигезе булачак, ди.

Стратегия планы буенча, 2030 елга республикада яшәүче халык саны 300 меңгә артачак, һәм кешенең уртача гомер озынлыгы 75 яшькә чаклы булыр дип фаразлана. Әлеге документ әле беренче генә тапкыр карала икән, шуңа да стратегия буенча төзелгән фаразлар да күп вариантлы. "Татарстан-2030" стратегиясен тормышка ашыру барышында 2030 елга тулаем төбәк продукты, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме дә 1,8 тапкырга артык дип ниятләнә. Шулай ук, ваклап сату әйләнеше 1,9 төп капиталга инвестицияләр 1,7 тапкыр артыр дип фаразлана. Киләчәктә тулаем төбәк продукты 5 триллион сум тәшкил итәр дип планлаштырыла. Эшсезлек буенче күрсәткеч 3,7 проценттан артмаска тиеш. Күпләр бу фаразларны ирен чите белән елмаеп кабул итәр, Илдар Халиков та 1998 елда Татарстанда шундыйрак проект каралганда кайберәүләр аны көлеп кабул иткән иде, дип искәртә.

- Әмма вакыт әлеге бурычларның күбесе тормышка ашырылуны күрсәтте. Иң мөһиме, бүген без бу процессны яңадан башламыйбыз, ә күпьеллык эшне дәвам итәбез, - диде Татарстан Премьер-министры.

Фото: prav.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading