Юллардагы бөкеләрне күрсәтә торган «Яндекс.пробки» хезмәте мәгълүматларына караганда, миллионнан артык кеше яши торган шәһәрләр арасында Казан - юл-транспорт челтәрен оештыру буенча иң яхшылар рәтендә.
Шәһәр мэры Илсур Метшин сүзләренчә, моның белән генә канәгатьләнеп калырга ярамый.
Р оссиянең миллионлы шәһәрләрендә юл-транспорт хәрәкәте кискенләшә бара, ләкин Казандагы юл бөкеләре ул кадәр куркыныч түгел әле. Моның өчен без әлеге дә баягы Универсиадага рәхмәтле. 2013 елда узган җәйге Бөтендөнья студентлары уеннары алдыннан җитәкчеләр, үзара киңәшеп, җәмәгатьчелек фикеренә дә колак салып, тиешле чаралар күрде. Бүген Казанда бер мең кешегә 300 машина туры килсә, 2030 елда бу сан 400гә җитәчәк, дип фаразлана.
Башкалада машиналарга да, җәмәгать транспортына да, җәяүлеләргә дә рәхәт йөрелсен өчен, 2020 һәм 2030 елларга кадәр исәпләнгән Юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасының проекты әзерләнде. Узган елның апрелендә оештырылган ачык конкурста биш катнашучы арасыннан Санкт-Петербург фәнни-тикшеренү территориаль үсеш һәм транспорт инфраструктурасының проект институты җиңүче дип табылды, моның өчен аларга 19,5 миллион сум бирелде. Проект бу атнада Казан Ратушасында тәкъдим ителде.
Санкт-Петербург институтының бүлек башлыгы Станислав Володченко сүзләренчә, проектның беренчел максаты - шәһәрнең юл һәм транспорт куркынычсызлыгын камилләштерү. Вазгыять күрсәткәнчә, бүген Казанда даими рәвештә 70 урында бөке барлыкка килеп, уртача тизлек сәгатенә 20 километрдан артмый.
2020 елга Авиатөзелеш районындагы магистральдә, Горький шоссесында, Җиңү проспекты чатларында, «Солнечный город» торак комплексы тирәсендә машиналар саны бермә‑бер артыр, дип көтелә. Гомумән, вазгыять шәһәр үзәгендә генә түгел, читләрендә дә кискенләшәчәк.
Санкт-Петербург белгечләре сүзләренчә, әлеге хәлләргә әзер булып, вакытында тиешле чаралар күрү сорала. Аерым алганда, 11 светофорның эшен үзгәртәсе, 28 юл чатын төзекләндерәсе һәм ике транспорт чишелеше төзисе. Машина кую урыннары да бик кирәк. Моны эшләмәгән очракта, экологик кыенлыкларны да исәпкә алсак, шәһәргә 51,4 миллиард сумлык зыян килергә мөмкин. Программаны тормышка ашырсалар, барлык чыгымнар капланачак, дип ышандырды Станислав Володченко.
- Күпчелек кеше тиз һәм уңайлы транспорт төренә өстенлек бирә башласын өчен, тизйөрешле трамвайлар кулланырга тәкъдим итәбез. Юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы кысаларында, җәяүле туризм беренче урынга куела. Андый җирләрдә машиналарның тизлеге сәгатенә 30 чакрымнан артырга тиеш түгел. Казан сәпитчеләре белән бергә берничә маршрут булдырдык, иң мөһиме - алар транспорт ташкыны белән кисешми, шуның белән куркынычсыз да. Үзәкне бөкеләрдән арындыру өчен, эш урыннарын үзәктән күчерәсе иде, әмма бизнеска әмер биреп булмый шул, - диде Санкт-Петербург белгече.
Чыгышны игътибар белән тыңлаган Илсур Метшин кайсы шәһәрләрнең Юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы барлыгы белән кызыксынды. Станислав Володченко сүзләренчә, миллионлы шәһәрләрнең барысында да бар, ләкин искереп беткән. Әйтик, Санкт-Петербургныкы 2003 елда ук төзелгән булган.
Шулай итеп, проект тормышка ашырыла калса, 2030 елга Казанда транспорт хәрәкәтенең уртача тизлеге сәгатенә 8 километрга артачак, «А» пунктыннан «В» пунктына 9 минутка тизрәк барып җитәргә мөмкин булачак, бөкеле урыннар - 53 процентка, машиналар бүлеп чыгара торган зыянлы матдәләр 30 процентка кимеячәк, 31,4 километр юл төзекләндереләчәк.
Илсур Метшин сүзләренчә, әлеге документ киштәдә тузан җыеп ятмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар