16+

23 җәй, кыш, яз һәм көз...

Кеше гомере матур фасылларга бүленә - аның һәр мизгеленең кадерен белеп, тәмен тоеп яшәргә генә кирәк. Яшьлекнең үз матурлыгы булса, гомер көзенең исә үз яме. Бу сүз кешегә генә түгел, вакытлы матбугатка да кагыла кебек.

23 җәй, кыш, яз һәм көз...

Кеше гомере матур фасылларга бүленә - аның һәр мизгеленең кадерен белеп, тәмен тоеп яшәргә генә кирәк. Яшьлекнең үз матурлыгы булса, гомер көзенең исә үз яме. Бу сүз кешегә генә түгел, вакытлы матбугатка да кагыла кебек.

Татарстан башкаласының көндәлек иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газетасы «Шәһри Казан» да искәрмә түгел. Үзенең 23 яшьлек бәйрәмен каршы алганда ул яшьлек кебек үк матур, гомер көзе кебек үк мәгънәле газета. Шушы яшендә аның мактанырлык уңышлары да, тугры укучылары да, аңардан үрнәк алучы дуслары да шактый. Туксанынчы елларның авыр зилзиләләрен дә, замана шаукымының укучылар саны, аның зәвыгы какшавы кебек кыенлыкларын да уздырып, көндәлек басмага хас җитезлек-елгырлыкны саклауның ни икәнен «Шәһри Казан» үз җилкәсендә татып белгән газета. Аның үз даирәсе, үз каланчасы, төпле үз сүзе бар.
Август ае алып килгән әлеге бәйрәмне каршы алганда, без шатлыгыбызны сезнең белән дә бүлешергә ашыгабыз, кадерле укучыларыбыз. Бергә һәм бердәм булганда гына аралашу мәгънәле, яшәү күңелле бит ул. Казан шәһәрендә генә түгел, ә республика һәм чит төбәкләрдә дә таралучы газетабыз аша без сезнең фикерне дә җиткерәбез һәм теләк-тәкъдимнәрегезне дә ишетергә һәрвакыт шат. Языгыз, кунакка килегез, элемтәне югалтмыйк, дип телисе килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading