Шәһри Казан

30 августта республикада һәм башкалада узачак чаралар исемлеге

30 август - безнең барыбыз өчен кадерле көн, тарихи дата.

1990 елда Татарстан дәүләт шурасы республиканың мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итте. Хәзер бу датаны кемдер Республика көне, кемдер Шәһәр көне дип атый. Нигездә аның асылы үзгәрмәде. Халык әлеге бәйрәмне дуслык, туганлык, бердәмлек көне буларак билгеләп үтә. Дөрес, Суверенитет кабул иткән елларны Ирек мәйданы байрак тоткан милли җанлы кешеләр белән шыгрым тулып торса да, соңгы вакытларда гаиләләре, дус-туганнары белән бергә урамга чыгып бәйрәм итүчеләрнең саны кимеде. Гәрчә теләге булган халыкка нинди генә бәйрәм чаралары оештырылмый. Быел да республикада 900дән артык мәдәни-массакүләм чара планлаштырылган. Татарстан башкаласында да мәдәни чаралардан башлап, автошоу һәм узышларга кадәр оештырылачак. Аларның кайберләре инде бүгеннән үк башлана. Мәсәлән, Казанның Зур Кызыл урамында республиканың күренекле дәүләт эшлеклеләре Фикрәт Табиев һәм Гомәр Усмановка мемориаль такталар ачылачак. "Казан" гаилә үзәгендә җыр бәйрәме булыр дип көтелә. Монда Татарстан артистлары, иҗат коллективлары катнашында Башкортстанның "Туган тел" телеканалы концерты булачак.

Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе:
- 30 августны мин Татарстан Республикасының туган көне буларак кабул итәм. Хәтеремдә әле, без кечкенә вакытта бу көн Казанда яшәүчеләр өчен аеруча зур бәйрәм иде. Болак буйлары ябыла, ипподромда иртәдән үк ат чабышлары уза торган иде. Безнең гаиләгә бергәләп шул чараны карарга бару гадәте кертелде. Ул елларда һәр җирдә Татарстан әләмнәре була торган иде. Кызганыч, хәзер республика көне сүлпәнрәк уздырыла. Элек ул халыкчан зур бәйрәм иде. Болакның ике ягын да япкан вакытлар да артта калды. Татарстан әләмнәре дә аз күренә... Сыйныфта укытучының бөтен сүзен тыңлый торган, өлгер, бик тәртипле берничә малай була. Татарстан да Россия дигән сыйныфта менә шундый малайларның берсе. Шуңа да карамастан, республика өчен хәзер сынаулар вакыты. Шуңа күрә татарстанлылар өчен әлеге бәйрәмне билгеләп узу аеруча да мөһим. Татарстан - безнең беренче Ватаныбыз. Без, яшьләр дә, бәйрәмгә үз өлешебезне кертергә булдык. Машиналар өчен "Татарстан" дип язылган ябыштыргычлар эшләттек. Аны республика көнендә таратачакбыз. Алар Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен дә эшләнелде.

Рөстәм Закиров, Татарстанның халык артисты:
- Элегрәк, шаулап-гөрләп узган елларда да, ул шәхсән миңа ясалмарак бәйрәм шикелле иде. Күбрәк ашау-эчү, күңел ачуга кайтып калган иде. Шулай да ни генә дисәк тә ул елларны юксынам. Татарның чынлап торып уянган вакыты бит ул. Бәйрәмнең чын, асыл мәгънәсендә үтмәве кызганыч, әлбәттә. Шуңа күрә хәзер инде мин бу көнне ниндидер бер дулкынлану белән көтеп тормыйм. 30 августта без "Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалының 15 яшьлеге уңаеннан уздырылган концертта катнашачакбыз.

Ирек Шәрипов, Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:
- 30 август минем өчен - өметләр көне, чөнки бу Суверенитет, республика көне буларак халыкка өмет биргән вакыт. Аларның бер өлеше чынга ашты, бер өлеше әле дә хыял булып кала. Әмма бу көннең республикабыз өчен иң зур бәйрәм булуы киләчәккә өметләнергә мөмкинлек калдыра.

30 августта узачак чаралар:
Иске Татар бистәсе: 10.00 сәгатьтә - Иске Татар бистәсе территориясендә "Уйнагыз, гармуннар" халык иҗаты фестивале.
16.00-18.00 сәгатьтә - "Казан сөлгесе" фестивале.
18.00-20.00 сәгатьтә - татар альтернатив музыкасы концерты.
10.00 сәгатьтә - Казанның Горький исемендәге паркында күңел ачу чаралары башлана, анда кичкә кадәр төрле спорт, белем бирү, күңел ачу чаралары, мастер-класслар.
11.00 сәгатьтә - Һади Такташ һәм Сәлимҗанов урамнары скверында татар шагыйре Һади Такташка һәйкәл ачу тантанасы узачак.
13.00 сәгатьтә - Казанның Меңъеллык мәйданында Kazan City Racing авто һәм мотошоу.
13.00 сәгатьтә - "Казан" гаилә үзәгендә спорт бәйрәме.
14.00 сәгатьтә - Черек күл паркында "Музыка вокруг нас" классик музыка фестивале.
15.00 сәгатьтә - Татарстан Президенты кубогына ат спорты бәйрәме башлана.
19.00 сәгатьтә ипподромда бәйрәм салюты.
18.00-20.00 сәгатьтә - "Казан" гаилә үзәгендә концерт программасы.
20.00-22.00 сәгатьтә - Митя Фомин һәм "Елка" катнашындагы концерт.
20.00 сәгатьтә - Игенчеләр сарае мәйданында Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры катнашында "Казан көзе" опера концерты узачак.
22.00 сәгатьтә - салют.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: