16+

32! Берсе дә «минус» түгел: 9 февраль – Халыкара стоматологлар көне

Әгәр дә февральдә булганында котларга өлгерә алмый калсагыз, мартның 6сында – Халыкара теш табиблары көнендә төзәтерсез бу хатагызны.

32! Берсе дә «минус» түгел: 9 февраль – Халыкара стоматологлар көне

Әгәр дә февральдә булганында котларга өлгерә алмый калсагыз, мартның 6сында – Халыкара теш табиблары көнендә төзәтерсез бу хатагызны.

«Ай, тешем сызлавы –

Миемне бораулый.

Эт кебек өрәм мин,

Песи күк мияулыйм».

Шәүкәт Галиевның шушы шигырендәге кебек газапларны үз гомерендә бер тапкыр да кичермәгән кеше юктыр ул. Теш сызлау бигрәк үзәкләргә үтә, ашаудан, төн йокыларыңнан мәхрүм итә. Башта түзә алган кадәр түзәсең, аннары чыдар әмәлләрең калмагач, яңагыңны учлыйсың да теш табибына йөгерәсең. Алар тылсымчы шикелле, дәвасын тиз табалар. Йә ямыйлар, йә алып ук аталар. Бәгырьләргә төшәр авыртудан котылганнан соң: «Ярый әле, теш табиблары бар!» – дип, аларга дөньяда булган барлык рәхмәт сүзләрен күңелеңнән генә укыйсың.

Һәрхәлдә, мин шулай. Сез дә искәрмә түгелдер дип беләм. Ләкин адәм баласына 32 теш биргән Ходай. Чираттагысы сызлый башлаганда тагын курку хисе өстенлек итә. Бөтен тешләре дә исән-сау булганнарның: «Минем – 32! Минус берәү дә юк», – дигән сүзләреннән көнләшеп үләрлек.

Теш авыруларын замана чире дияргә яраталар. Баллы-татлыны күп ашауны сәбәп итәләр. Ләкин алай түгел икән бит. Безнең көннәрдән 9 мең ел элек яшәгән кешеләрне дә җәфалаган икән бу теш дигәннәре. Археологлар бик борынгы кешеләрнең тешләрендә пломба тишекләре тапкан. Һәм бу шул чорларда ук теш боравы булган дип уйларга җирлек бирә. Россиядә Петр I заманында теш табиб­ларын укыта башлыйлар. Яңалык­лар яратучы алдынгы фикерле бу патша үзе дә теш алырга өйрәнгән. Ул алган 72 теш музейда саклана, ди кайбер чыганаклар.

Кешенең матурлыгы сызылып киткән кашларында да, чия иренле авызында да түгел, ә энҗе кебек тезелеп торган тешләрендә. Тагын шунысы да бар: алар – матурлык өлгесе генә түгел, сәламәтлек билгесе дә. Һәм аларны яшьтән үк сак­ларга кирәк.
Хәзер калаларда теш клиникалары почмак саен. Күрсәткән хезмәтләре дә, шуңа карап бәяләре дә төрле. Алдыру-дәвалау өчен дә өчәр нульле суммалар кирәк. Ә инде имплант дигәне авызыңны тәмам «алтын» ясый. Иминият­ләштермичә урамга чыгарга куркыныч. Әлеге клиникаларның күбесеннән кесәңдә җилләр уйнатып, тешсез яшәве әйбәтрәк түгел микән, дип чыгасың да, авырту янә миеңне бораулый башлагач, тагын шул ак халатлы коткаручы фәрештәләр янына йөгерәсең. Бу игелекле һөнәр ияләренә бер елга ике Халыкара көн бирелүе юкка гына түгел инде. Әгәр дә февральдә булганында котларга өлгерә алмый калсагыз, мартның 6сында – Халыкара теш табиблары көнендә төзәтерсез бу хатагызны.

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading