16+

32 градуска кадәр суытачак

Төньяктан килүче антициклон йогынтысында, Татарстанда көчле суыклар булуы көтелә.

32 градуска кадәр суытачак

Төньяктан килүче антициклон йогынтысында, Татарстанда көчле суыклар булуы көтелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән килгән хәбәрләргә караганда, 14-16 декабрь көннәрендә республиканың көнбатыш һәм үзәк районнарында 18-23 градус салкын булачак. Татарстанның көнчыгыш өлешендә исә температура 25-32 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Көндез 13-18 градус салкын торачак, урыны белән - 21 градус, явым-төшем көтелми.
Әлеге һава торышы белән бәйле рәвештә, ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, бик мөһим булмаган очракта, ерак юлга чыгудан тыелып торырга, урамда озак йөрмәскә, җылыту приборлары белән сак эш итәргә куша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading