16+

Ачык базарлар эшләячәк әле

Мәгълүм булганча, 271 нче федераль закон нигезендә, 2012 елның 1 гыйнварына урам сәүдәсе тулысынча стационар корылмаларга, ягъни ябык түбәле биналарга күчерелеп бетерелергә тиеш иде.

Ачык базарлар эшләячәк әле

Мәгълүм булганча, 271 нче федераль закон нигезендә, 2012 елның 1 гыйнварына урам сәүдәсе тулысынча стационар корылмаларга, ягъни ябык түбәле биналарга күчерелеп бетерелергә тиеш иде.

Ләкин, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан кала, Россиядәге бер генә шәһәр дә бу вакытка өлгерә алмады. Шунлыктан, ил Хөкүмәте 271 нче законның үз көченә керүен 2013 елның 1 гыйнварына кадәр кичектерү турында өстәмә карар кабул итте. Моны Дәүләт Думасы депутатлары да хуплады. Нәтиҗәдә, 500 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләрдә урам сәүдәсен стационар корылмаларга күчерү - 1 елга, ә Мәскәү һәм Санкт-Петербургта ярты елга чигереп торылды.
Казан хакимияте урам сәүдәсен стационар корылмаларга күчерү мәсьәләсе белән инде 2-3 ел шөгыльләнә. Башкала районнарындагы базарлардан тыш, Урман аръягы бистәсендә «Яңа Тура» сәүдә шәһәрчеге дә сафка бастырылды. Шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәләрнең берсендә мэр Илсур Метшин: «Казанда урам сәүдәсен ябык түбәле биналарга күчерү өчен мөмкинлекләр бар. Стационар корылмалары төзелеп өлгерелмәгән базарларда бу елның ахырына кадәр урамда сәүдә итүгә рөхсәт бирәбез. Урам сәүдәсендә дә кешеләр эшли бит», - дигән иде. Күргәнебезчә, закон Казанда гына түгел, ә бөтен ил күләмендә кичектерелде.
Казанда хәзер базарлар янәшәсендә дә, урамнар чатларында да ачык һавада сәүдә гөрли. Ямашев проспекты белән Короленко урамы кисешкән урында әбиләр оештырган «базар»ны санитар яктан имин дип әйтеп булмый. Чехов базары янәшәсендәге урамда азык-төлекне, гомумән, җирдә саталар. Үзәк базар директоры Сәлим Абдуллаҗанов: «Бездә һәр продукция тикшерелә. Үзәк базар территориясенә карамаган Нариманов урамында җирдә азык-төлек белән рөхсәтсез сәүдә итүчеләргә полиция ярдәмендә чик куелды. Чөнки урам сәүдәсендә санитар мәсьәләдә гарантия юк, теләсә нинди чир ияртергә мөмкин», - диде.
Бу ел бәрәңге һәм яшелчәләр өчен уңай килде, дип сөенә әбиләр. Соңгы вакытта еш явучы яңгырлар уңай йогынты ясагандыр, мөгаен. «Ашарга да җитә, сатарга да кала», - ди алар. Әлфия апа сүзләренә караганда, яшелчәләрне урнаштырып бетергәнче урамнан керә алмаячак әле ул. Димәк, тыелган урыннарда сәүдәнең дәвам итәчәге көн кебек ачык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading