16+

Адәм елы кайчан җитәр?

Яңа ел бәйрәме – ул әле мандарин белән чыршы гына түгел. Ул – балалар бәйрәме, аны шулай гына кабул итәргә кирәк, атна буе ашау һәм йоклау белән көрәшеп, үзеңне һәм башкаларны интектермичә генә.

Яңа ел бәйрәме – ул әле мандарин белән чыршы гына түгел. Ул – балалар бәйрәме, аны шулай гына кабул итәргә кирәк, атна буе ашау һәм йоклау белән көрәшеп, үзеңне һәм башкаларны интектермичә генә.

Бер генә бәйрәм дә мондый шау-шу куптармый: соңгы көнен яшәп калган төсле, халык кибет киштәләләрен бушата, бер кирәкмәгән бүләкләр өләшә, беркатлылар могҗиза көткән була. Кыш бабай гына андый сәләткә ия булса, без инде күптән бәхет читендә аяк салындырып утырыр идек, ул бит ел саен килеп тора. Ә бәйрәмнән соң кабат тормыш башлана, дөресрәге, дәвам итә. Бер атна гирлянда яндырып кына мәшәкатьләр дә бетми, тормыш та рәтләнергә күренми, бүләкләрдән бушаган капчыгына төяп, Кыш бабай да санкцияләрне алып китми, дөнья болгатучыларны кулга-кул тотындырып чыршы тирәли әйләндерми.   

Соңгы берничә ел россиялеләргә сынауларны шактый алып килде: нефтькә бәяләр төшүе, халыкара санкцияләр, бик нык алга киткәннәр белән икътисади элемтәләрнең өзелүе. Кайбер өлкәдә уңышка да ирешелә башлады, әмма фаразлар буенча, киләсе елда сынауларның яңалары булачак икән әле. 2019 ел – сайлаулар тәмамланган чор һәм кандидатларга сайлаучылар алдында яхшы күренергә тырышып, бәяләрне үстермичә туктатып тору кирәкми. Моның нәтиҗәсе буларак, коммуналь хезмәтләргә түләүләр артырга, ә инфляция халыкның керемен киметергә, бюджеттагы дефицит эшсезлекнең артуына китереп чыгарырга мөмкин.

Санкцияләр төрле: берәүләре – АКШныкы, икенчеләре Европа союзыныкы. АКШ тарафыннан кабул ителгәннәре киләсе елда гына түгел, якындагы 5-10 елда да бетмәс әле. Американың югары даирәләрен бердәм фикергә Россиягә карата кабул ителгән санкцияләр генә китерә ала һәм алар мондый бердәмлектән баш тартырга җыенмый. Тагын да бердәмрәк булу өчен санкцияләр өстәлеп кенә торачак. Бу илдә кабул ителгән карарларның озак вакытлар яши алганын тарих та исбатлый: СССРга карата булган санкцияләрнең кайберләре күптән түгел генә бетерелгән. Аларны америкалылар башка дәүләтнең сәясәте тулысынча канәгатьләндергән очракта гына бетерә. Ә алар бүген канәгатьме соң әле?

Европа союзына килгәндә, мондагы дәүләтләрнең кайберсе Россия белән мөнәсәбәтләрне яхшырту яклы, ә АКШ белән фикерләре һәрчакта да тәңгәл килеп бетми. Бу тарафтан булган санкцияләрнең кимү мөмкинлеге бар.

Ә халык Яңа елда тагын нәрсәгә өметләнә? Чит илгә сәяхәт, машиналар, гаджетлар – беренчел кирәк-ярак түгел, иң әүвәл тамак кайгысы. Киләсе ел башында өстәмә салым күләме арту сәбәпле, азык-төлеккә бәяләр үсми калмас инде ул. Быелның көзендә үк кыйммәтләнә башлаган ипи белән шикәр яңа елда тагын кыйммәтләнәчәк, ди белгечләр, – быел бөртекле культура белән шикәр чөгендере уңышы күп булмаган. Зарарлы продуктларны куллануны киметү нияте белән Сәламәтлек саклау министрлыгының ширбәтле газировка һәм кызыл иткә акцизларны кертүне хуплавы ысланган казылык, сосискага бәяләрне арттырачак. Әлегә яңа акциз Дәүләт думасында хуплау тапмаган, бәлки әле дуңгыз елын да чышылдап торган арзанлы шампаннар белән озатып булыр.
Чит ил машиналары каникуллардан соң артырга тиеш икән, узган ел ул 2-3 процентны тәшкил иткән. Доллар 70-72 сумга хәтле күтәрелеп, соңыннан 68 сумга хәтле төшәргә мөмкин. Рубльның тотрыклылыгы санкцияләргә бәйле: яңалары кабул ителү белән, эчке валюта бәясе түбән төшә башлаячак.

Әлеге фаразлардан соң Яңа ел бәйрәменең әллә ни кызыгы да калмый кебек. Һәрбер елга хайван исемнәре биреп, кемдер халыктан ачы итеп көлгән бугай. Әмма алар аерым-аерым түгел, бөтенесе берьюлы килә кебек: кемдер ат шикелле эшли, икенчесе этләнә, өченчесе елан кебек ысылдап утыруын белә, тагын бер төркем дуңгызлана. Елдан-ел шулай, сценарий үзгәрми. Шул еллар арасында адәмгә дә урын табылса, адәмчә яшәгән булыр идек, кайсы якның кояшы яктырак яктыртыр дип, Европа союзы белән АКШ тарафына борылып карамыйча гына.   

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading