16+

Янгында үлүчеләрнең исемнәре билгеле булды

Һәлак булучылар саны 14 кә җитте. Республика судмедэкспертиза бюросында "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын һәм җимерелү аркасында һәлак булучыларның исемнәре игълан ителде.

Янгында үлүчеләрнең исемнәре билгеле булды

Һәлак булучылар саны 14 кә җитте. Республика судмедэкспертиза бюросында "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын һәм җимерелү аркасында һәлак булучыларның исемнәре игълан ителде.

1. Ташмаматова Умут Маматмусаевна, 07.08.1979
2. Сафин Ленар Җәүдәтович, 05.08.1982
3. Хикмуллохони Хаитиллохон, 10.06.1996
4. Давронов Алишер Азимович, 08.11.1996
5. Тураев Косимджон Азамходжаевич, 15.06.1971
6. Пашаев Парвиз Тельман оглы, 01.03.1996
7. Риоев Эльмат Рахматуллович, 04.11.1984
8. Фасхутдинов Азат Амир улы, 1987
9. 1 билгесез гәүдә өлеше
10. 1 билгесез ир-ат мәете
11. Билгесез хатын-кыз гәүдәсе өлеше

Һәлак булганнарның үлемнәренең төп сәбәбе - ис тию һәм травматик шок. Бу хакта бүген журналистларга Республика суд-медицина экспертизасы бюросында Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.

Корбаннарның хәрабәләр астында күпме вакыт исән булуы һәм тәгаен сәгать ничәдә җан биргәнлекләре турында әлегә төгәл мәгълүмат юк.

«Ритуал» муниципаль унитар предприятиесе ритуаль хезмәтләр күрсәтү белгечләре "Адмирал" базарында һәлак булган барлык кешеләрнең күмү чыгымнарын шәһәр исәбеннән каплаячаклар, дип хәбәр итә.

Хастаханәләрдә элеккечә 13 март, 14.00 сәгатькә 13 кеше кала бирә.

Фото inkazan.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading