16+

Аэропорттан поездлар да «очачак»

Казан халыкара аэропорты белән «Казан-1» тимер юл вокзалы арасында интермодаль тимер юл өлешен төзү эшләре башланды.

Аэропорттан поездлар да «очачак»

Казан халыкара аэропорты белән «Казан-1» тимер юл вокзалы арасында интермодаль тимер юл өлешен төзү эшләре башланды.

26,5 километр озынлыктагы әлеге линия тимер юлларның өстеннән узачак. Анда сәгатенә 160 километр тизлек алырга сәләтле «Ласточка» (Desiro PUS) электр поездлары хәрәкәтләнәчәк. Проект документлары дәүләт экспертизасын уңышлы үтте. Усад-Столбище тимер юлы өстеннән узачак линия төзелеше өчен әзерлек чараларына керешелде. Биредә вакытлы корылмалар урнаштырыла, инженерлык коммуникацияләре һәм челтәрләре күчерелә. Тихорецкая урамы белән киселештәге тимер юл өстендә башкарылачак эшләргә дә план-документлар хәстәрләнә.
Аэропорт белән тимер юл вокзалы арасында төзеләчәк тимер юлның бер юнәлеше 500 миллион сумга төшәчәк. Юл капма-каршы ике юнәлештән торачак. Проект «РЖДстрой» ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырыла.
«РЖД» ачык акционерлык җәмгыятенең тимер юлларга реконструкция үткәрү һәм тимер юл транспорты корылмалары төзү буенча дирекциясе интермодаль юл төзелешеннән тыш, Казан тимер юл вокзалларын да яңарта. Аэропортта электр поезды пассажирлары өчен терминал сафка басачак. «Компрессорлар заводы» платформасы яңартыла, аның янәшәсендә тимер юл астыннан җәяүлеләр өчен кичү төзелә.
Аэропорт белән «Казан-1» тимер юл вокзалын тоташтырачак интермодаль юл 2013 елдагы Универсиадага төзелеп бетәргә тиеш. «Ласточка»лар Казанга 20 минут эчендә «очып» килеп җитәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading