16+

«Агач утырту тәрбияви әһәмияткә ия»

Казанда, «Яшел рекорд» проекты кысаларында, бу көздә дә 40 мең төп агач утыртылачак.

«Агач утырту тәрбияви әһәмияткә ия»

Казанда, «Яшел рекорд» проекты кысаларында, бу көздә дә 40 мең төп агач утыртылачак.

- Бүгенгә 19 мең агач утыртылды. 19 октябрьдә үткәрелгән гомумшәһәр өмәсендә генә дә 3 мең төп агач үз урынын тапты, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.
Шәһәрне яшелләндерүдә предприятиеләр, оешмалар, ВУЗлар, техникумнар һәм мәктәпләр үз өлешләрен кертәләр. «Казан органик синтез», «Казан вертолет заводы», «Нэфис Косметикс» җәмгыятьләре коллективларының аеруча тырышлыгы мактап телгә алынды. Казан районнары хакимиятләре башлыклары сүзләренә караганда, кайбер заводлар, үзләренең планнарын үтәп, агач утырту һәм санитар чистарту чараларында катнашудан туктап калганнар.
Мэр Илсур Метшин бу уңайдан: «Өмәләргә чыксак иде, чөнки шәһәребез, үзебез өчен эшлибез ләбаса. ВУЗларның катнашуын телим», - диде. Казан федераль университеты язгы якта агачлар утыртуда шактый активлык күрсәткән. «Көзге айларда да университетның ярдәменә өметләнәм. Казан университеты - бик зур көч. Агач утырту тәрбияви яктан да әһәмиятле бит инде ул», - диде Илсур Метшин.
296-99-25 «кайнар линия» телефоны аша үсентеләргә гариза бирергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading