16+

Аграр министр Марат Әхмәтов ни чәчсә, шуны урырмы?

«Республикада банан белән абрикос үстерергә җыенмыйбыз», - диде журналистлар белән очрашуда Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Аның каравы, кырларда безнең климат шартларына яраклаша торган люпин белән соя күбрәк очрый башлаячак.

Аграр министр Марат Әхмәтов ни чәчсә, шуны урырмы?

«Республикада банан белән абрикос үстерергә җыенмыйбыз», - диде журналистлар белән очрашуда Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Аның каравы, кырларда безнең климат шартларына яраклаша торган люпин белән соя күбрәк очрый башлаячак.

Банан дигәннән, журналистлар океанның икенче ягыннан кайта торган бу җимешнең ни өчен үзебездә үстерелгән бәрәңгедән арзанрак булуы белән кызыксынды.
- Эш шунда, Европа берлегенә кергән илләр экспортка китәсе продукциягә субсидия түли. Әйтик, Германиядә яшәүче фермерның кайсыдыр бер килограмм продукты 60 сум торса, экспорт өчен 30 сумны аңа Евросоюз бюджетыннан бирәләр. Шуңа да читтәге фермерларның очсызрак сату мөмкинлеге бар. Бездә бер гектар өчен бер мең сум бирелсә, тегеләрдә бу сан йөз тапкыр күбрәк, - дип җавап бирде министр.

Шулай да Марат Әхмәтов беренче эш итеп язгы кыр эшләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, кыр батырлары чәчүгә апрельнең егермеләрендә керешәчәк. Тик аграрийларның эш кәефе турыдан-туры табигать кәефенә бәйле. «Һава торышының иртәгә нинди буласын мин сезгә берсекөнгә әйтермен, дигән мәзәк тә бар», - дип шаяртты министр.
Марат Әхмәтов сөйлә­венчә, бүген кырларда кар ятуы әйбәт, чөнки ул туфрактагы дымны сак­лый. Әгәр кар эреп бетсә, ә чәчүгә керешергә иртәрәк булса, дым юкка чыгар иде. Шуңа да табигатьнең кәефе әлегә яхшы, дип гоманларга була.

Узган еллардагы сыман, быел да өч миллион гектар җир чәчеләчәк. Аграрийлар кукуруз, рапс һәм көнбагышка зур игътибар бирер­гә булган, алар җәй коры килгәндә дә уңышны яхшы бирә, димәк, акчаны да әйбәт китерә. Һәрберсен 100әр гектар мәйданга чәчү планы куелган. Шикәр чөгендеренә дә урын күбрәк бирелә. Быел 2,5 миллион тонна җыеп алырга ниятләнсә, алдагы елларда 3 миллион турында хыялланалар.

Берничә ел рәттән матбугат чаралары, шул исәптән «Шәһри Казан» да кайбер районнарның көнбагышны җыймыйча калып, кар астында калдырулары турында язып чык­ты. Министр, бу хәлләр бүтән кабатланмаячак, дип ышандырды.
Техника да гөрелди башларга әзер диярлек: тракторлар - 92 процентка, чәчү комплекслары - 88 процентка, чәчкечләр белән культиваторлар - 98 процентка. Татарстандагы чәчү 17 миллиард сумны «йотачак», узган ел белән чагыштырганда, бу 500 миллионга күбрәк. Уңыш җыеп алу чорының аппетиты чак кына тыйнаграк - аның өчен 13 миллиард сум таләп ителә.

- Импорт запчастьларга бәя 65-70 процентка артты. Республикада чит ил техникасы бик күп кулланыла. Берничә дистә предприятиедә аңа охшатып эшләнгән бер меңгә якын запас частьлар җитештерүгә ирештек. Хәзер ике меңне алыштыру бурычы куелды. Техниканы көздән әзерләгән хуҗалыкларга запас частьлар 20-30 процентка арзанрак төште. Чәчү якынлашкан саен, аларның бәясе дә арта, - диде министр.

Теманы дәвам иттереп, «ШК» хәбәрчесе Казанда 2015 елның октябрендә узган авыл хуҗалыгы өлкәсендәге импортны алыштыруга багышланган конференцияне телгә алды. Министр чарада катнаша алмаган иде. Анда авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Нәҗип Мәҗитов әйткәнчә, Татарстанда кулланыла торган Horsch чәчкече белән йөреп чыкканнан соң, орлыкларның яртысы диярлек җир өстендә калган.

- Әлеге чәчкечләр, баш­лыча, уңышсызлыкка көйләнгән. Агросәнәгать комплексының ­бөлгенлеге шушыннан башлана да инде. Германия белән Украинада җыела торган Horsch безне дымсыз калдырды. Яз көне республиканың авыл хуҗалыгы ­министры: «Бер метр тирәнлектә 200 миллиметр дым бар», - дип мактанган иде. Мин дә аның өчен сөенгән идем, әмма дым бетәчәк, дидем. Чөнки ­туфракны әлеге дә баягы Horsch белән эшкәртәләр. Утыз градус эссе булса, дымны корылык бетерде, диләр. Дөрес түгел, бу - хаталарны танырга теләмәү. Без чит илдән кайтартыла торган барлык техниканы алыштыра алабыз, - дигән иде Нәҗип Мәҗитов.
Марат Әхмәтов сүзлә­ренчә, бу фикер бераз кү­пертелгән. Министрлык хуҗалыкларга техниканы кемнән алырга кирәклеген көчләп тага алмый, чөнки авыл хезмәтчәннәре еллар буена сыналган үз тәҗрибәсенә таяна.

- Horsch бик сыйфатлы продукция чыгара, 2000 еллар башында эшли башлаган техникаларын күпкә камилләштерделәр: төрле һава шартларында, корылыктагы туфракта эшли торган механизмнар уйлап таптылар. Мөслимдә «Агромастер» оешмасы бар, Horschтан бернәрсәсе белән ким түгел, берникадәр очсызрак та, сыйфаты бик яхшы. Россия өлкәләренең яртысы «Агромастер» техникасын чират торып ала, - диде министр.
Сүз уңаеннан, Россиядә милли бренд булырдай ризыкларны барлый башлаганнар. Оештыручылар, Россиянең 13 төбәгендә тикшерүләр үткәреп, һәр төбәкнең йөзек кашы булып саналган өч-дүрт ризыгын ачыклаган: «башкорт балы», «хакас сарыгы», «минусинск томаты», исемлеккә «татар казы» да кергән. Ахыр чиктә, 50 ризыктан төзелгән рейтинг тәкъдир итәргә җыеналар.

Марат Әхмәтовтан анда Татарстанның кайсы милли тәм-томын күрергә теләве белән дә кызыксындылар. Министр да, беренче булып, казны атады, аннары казы, бәлеш, өчпочмак һәм чәк-чәк.
- Чәчүен сезнең белән чәчәрбез, ә уңышны да сезнең белән җыеп алырбызмы икән? - дип көтелгән сорау да яңгырады.
Билгеле булганча, сентябрьдә Дәүләт Думасына сайлау узачак. Анда кандидат буларак катнашу өчен, алдан тавыш бирү, ягъни праймериз иләге аша үтәргә кирәк. Бер төркем республика министрлары белән беррәттән, сәяси чарада Марат Әхмәтов та катнаша. Сайлауда җиңеп чыкса, көз көне аның Думага китеп бару ихтималы да бар.
- Чәчкәч, җыеп алырга да кирәк инде, - диде министр. - Дәүләт Думасында эшләү турында хыялланмыйм, андый мөмкинлек бирелсә, уйларбыз, беркемне дә беркая да мәҗ­бүриләп җибәрмиләр.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading