16+

Ахмак гамәлләр фаҗигагә илтә

Соңгы арада мөселманнар тирәсендәге вазгыять киеренкеләнгәннән-киеренкеләнә бара. Әле дөнья «Гарәп язы» дип аталган мөселман илләрендәге сугыш-инкыйлаблардан айнып бетә алмаган бер чорда америкалылар «Мөселманнарның гаепсезлеге» дип аталган фильмнары белән «Гарәп көзе» башланып китүгә дә сәбәп тудырып куйды. Хәзер исә АКШ үзенең төрле илләрдәге вәкиллекләрен һәм илчеләрен ачуы кабарган мөселманнардан ничек йолып-яклап...

Ахмак гамәлләр фаҗигагә илтә

Соңгы арада мөселманнар тирәсендәге вазгыять киеренкеләнгәннән-киеренкеләнә бара. Әле дөнья «Гарәп язы» дип аталган мөселман илләрендәге сугыш-инкыйлаблардан айнып бетә алмаган бер чорда америкалылар «Мөселманнарның гаепсезлеге» дип аталган фильмнары белән «Гарәп көзе» башланып китүгә дә сәбәп тудырып куйды. Хәзер исә АКШ үзенең төрле илләрдәге вәкиллекләрен һәм илчеләрен ачуы кабарган мөселманнардан ничек йолып-яклап...

Казандагы «Терри Джонс»
Әлеге фильмны төшерүдә катнашы булган пастор Терри Джонс узган елның мартында Коръән яндыруы белән дә «дан казанган» һәм Әфганстандагы талибларның, Америка хәрби базасына бәреп кереп, 12 кешене үтерүенә сәбәпче булган иде. Ә быел исә Джонсның ахмаклыгын үзебезнең Казан шәһәрендә яшәүче рус милләтчесе Михаил Шаров кабатлый. Бер социаль челтәрдәге сәхифәсенә «Бәйрәм белән» дип язып, Коръән өстенә сало һәм тизәк куеп төшерелгән фотосурәт урнаштырган бу бәндәгә хәзер, «әле ярый мөселман илендә яшәмим», дип сөенергә генә кала. Тик шулай да ул бу дөньяда, тәүбәгә килеп, иман китермәсә, ахирәттә дә Аллаһ җәзасыннан котыла алмас дип уйлыйм. Шаровның гамәле уңаеннан татарларның патриотик фронты «Алтын урда» төбәк иҗтимагый хәрәкәте әлеге челтәрдәге үз сәхифәсендә бу бәндәгә карата кискен тискәре карашын белдерде һәм барлык мөселманнарны берләшергә өндәде. «Рус мәдәнияте җәмгыяте активистының бу гамәле милләтара һәм динара низаг тудырганлыктан, аны җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк», дип саный «Алтын урда» хәрәкәтенең җитәкчесе Данис Сәфәргали. Шаровның сәхифәсендә бу динне мәсхәрәләүче фотосурәт җәйдән бирле эленеп торган. «Мин моны фотога төшереп өлгердем һәм аны экстремистлык буенча тикшерсеннәр, Шаровны канун нигезендә җаваплылыкка тартсыннар өчен, Совет районы, Казан һәм Республика прокуратураларына хатлар яздым», - диде «Алтын Урда» җәмгыяте рәисе.
Ә «Азатлык» татар яшьләре берлеге, мөселман дөньясындагы бу һәм башка вакыйгаларга үз фикерен белдерер өчен, узган чәршәмбе кичендә пикетка чыкты. «Азатлык» иҗтимагый оешмасы рәисенең дин мәсьәләләре буенча урынбасары Айрат Шакиров әлеге чарада катнашырга чакыру листовкаларын Казан мәчетләренә таратып чыктык дисә дә, пикетчыларның саны 2 дистәдән артмаган иде. «Без мөселманнарны мәсхәрәләгән фильмга да, Шаровның гамәлләренә карата да, Мәскәүдә Митинодагы мәчетнең салынуын туктатучыларга да каршы. Бу - фашизм! Без - мөселманнар дәшмичә калмаска, үз фикеребезне белдерергә, хакимияткә дә, халыкка да сүзебезне ишеттерергә тиеш!» - ди үзенә Гомәр хәзрәт Батырша тәхәллүсе алган Айрат Шакиров.
Пикеттан соң, «Тема Казань» интернет басмасы хәбәрчесе Шаровның үзеннән дә бу мәсьәлә буенча сорашкан. «Бу фотоның альбомыма кайдан килеп кергәнен үзем дә аңламыйм. Февраль аенда сәхифәмне ватканнар иде. Паролемне алмаштырырга туры килде. Бәлки, бу фото шушы чорда килеп эләккәндер», - ди Михаил Шаров. Бүген аның челтәрдәге сәхифәсе бетерелгән.
Пычак белән тотылганнар
Сүз уңаеннан, узган атнаның пәнҗешәмбесендә Михаил Шаров һәм аның дистәдән артык тарафдары «Азатлык» татар яшьләре берлегенең Бауманда «Татар телен укуны ирекле итәргә рөхсәтебез юк! Без Башкортстан юлы белән бармаячакбыз!» дигән шигарьләр астында узган пикетын күзәтергә килгән булган. Алдагы атналарның берсендә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Журналистлар йортында җирле матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуында: «Республика мәктәпләрендә башкорт телен өйрәнү мәҗбүри булудан туктаячак, аны теләгән кешеләр генә өйрәнәчәк», - дип чыгыш ясаган иде. Татарстан Президенты еллык юлламасын җиткергән көнне Хәмитовның сүзләрен хуплап һәм Татарстанга да шундый таләпләр куярга, дип, рус милләтчеләре ТР Дәүләт Советы каршында пикет уздырды. Ул чакта «Азатлык» яшьләре, рус милләтчеләренең «Татар телен яратмаганнары өчен» хөкем ителгән Павел Хотулев һәм Виктория Можаровага теләктәшлек белдереп үткәргән акцияләренә килеп, сүз көрәштергән. Күрәсең, Наил Нәбиуллин тарафыннан, «телләр тигезлеген бозучы шовинистлар» буларак бәяләнүче рус милләтчеләре, татар телен өнәмәсәләр дә, халкыбызның «кунак ашы - кара-каршы!» дигән мәкален тормышка ашырырга ниятләгән. Әмма аларны, «азатлык»чыларның пикетында пәйда булуга, полиция тоткарлый. «Казан гражданнары берлеге» рәистәше Михаил Шаров, ягъни Казан «Терри Джонс»ы: «Безне, килеп җитүгә, «документларыгыз юк», дигән сәбәп белән тоткарлап, башта «Кольцо» сәүдә һәм күңел ачу комплексындагы полиция бүлекчәсенә алып киттеләр. Ә паспортларыбызны күрсәткәч, бер активистыбызның комуфляжы хәрби кием, дип бәйләнделәр. Ә ике активистыбыз әле дә полиция бүлекчәсендә. Берсен тоткарлауның сәбәбе комуфляж булса, икенчесендә салкын корал булып саналмаучы «перочинный» пычак тапканнар. Хәзер аларны «Япеево» полиция бүлегенә алып китәргә җыеналар. Дәүләт Советы каршында без пикет оештырганда татар сепаратистларына килеп тавыш кубару, бездән көлү рөхсәт ителде, ә без шыпырт кына карап торырга килсәк тә, безгә шунда ук полиция ябырылды», - дип зарлана «Тема Казань» интернет басмасы журналистына.
Шундыйлар динне пычрата
Хәтерләсәгез, җәй башында «Тәүбә ит, Асланян!» дип аталган мәкаләбез басылып чыккан иде (14 июнь, 2012 ел). Анда туры эфирда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) не мыскыллаганнан соң, һөҗүм корбанына әйләнгән «Эхо Москвы» радиосы журналисты, милләте буенча әрмән кешесе Сергей Асланян хакында яздык. Асланянга канцелярия кайчысы белән: «Син - Аллаһ дошманы!» - дип һөҗүм ясаган дини фанатны күптән түгел кулга алганнар.
«Мәскәүнең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре, һөҗүм оештырганнан соң, Россияне калдырып, туган ягы Кыргызстанга качкан 21 яшьлек гастарбайтерның шәхесен ачыклаган. Тикшерүчеләргә күптән түгел генә аның шәхси эшләр буенча Чиләбе өлкәсенә килүе мәгълүм була. Аны шунда кулга алалар да. Тикшерүчеләргә ул Асланянның адресын интернет аша табуы, «перочинный» пычак сатып алу нияте белән юл уңаендагы кибеткә керүе һәм, акчасы җитмәү сәбәпле, канцелярия кайчысы белән коралланырга мәҗбүр булуы хакында хәбәр иткән», - дип белдерә Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча идарәсе матбугат үзәге.
Асланян үзенә һөҗүм итүчене таныган. Хәзер ул РФ Җинаять кодексының «Авыр тән җәрәхәтләре ясаган өчен» каралучы 111 нче маддәсе буенча, ә инде заказ үтәгән дип табылса, «Кеше гомеренә үтерү белән янаганы өчен», җинаять җаваплылыгына тартылачак. Асланян исә, әлеге вакыйгалардан соң, үзенең хәлен Будановныкы белән тиңләштерә.
Терри Джонс, Асланян, Михаил Шаров кебек динара-милләтара низаг тудыручылар әледән-әле пәйда булып тормаса, «динебезне яклыйбыз!», дип, акылсыз гамәлләр кылып йөрүче мөселманнар булмас һәм динебезне начар яктан күрсәтүгә юл ачылмас иде. Кызганыч, әлегә мөселманнарның иң нечкә хисләре белән шаярып, «уеннан уймак» чыгаручылар гел табылып тора. Нәтиҗәдә, гомумҗәмәгатьчелек күз алдында динебезгә пычрак ягыла, мөселманнар гаепле булып кала. Ә кемнәрдер бу форсаттан бик оста файдалана тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading