16+

«Ак Барс» уңышын 30 майда бәйрәм итә: теләгән һәркем чемпионнар белән очраша алачак

Быел Гагарин Кубогын өченче тапкыр алган «Ак Барс» хоккей командасы әлеге уңышны 30 майда бәйрәм итәчәк.

Быел Гагарин Кубогын өченче тапкыр алган «Ак Барс» хоккей командасы әлеге уңышны 30 майда бәйрәм итәчәк.

Меңьеллык мәйданында кичке сәгать биштә узачак әлеге чарадан соң спортчыларны Президент Рөстәм Миңнеханов кабул итәчәк, шуннан соң спортчылар шәһәр буйлап үтәчәк, ә Меңьеллык мәйданында бу вакытта концерт программасы башланачак. Чемпионнар парады барышында башкалада юлларны бикләмәячәкләр. Бу хакта клубның медиаүзәк җитәкчесе Михаил Степанов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Шәһәр халкы өчен аерым мәшәкать тудырмас өчен, юллар бикләнмәячәк. Теләге булган һәркем күрсен өчен, чемпионнар автобусы акрын тизлек белән хәрәкәт итәчәк», – дип белдерде Михаил Степанов. Парад барышында өч җирдә тукталу каралган: Беренче май мәйданы, Кремль, Астрономия һәм Бауман урамнары киселешләре. Әлеге тукталышларда җанатарлар хоккейчылар белән фотога төшә ала.

Традиция буенча, һәрбер Кубок иясе берникадәр вакытка трофейны үзе белән алып китә ала. Михаил Степанов белдергәнчә, Кубокны июнь аенда Иржи Секач Чехиягә алып китәчәк, капкачы Эмиль Гарипов Арчага Сабан туена алып кайтырга ниятли.

Командадан киткән уенчыларның барысы да бүләкләү тантанасында катнашачак. Бу уңайдан Степанов: «Бу – уртак җиңү, уенчылар барысы да катнашачак», – дип хәбәр итте. Мәгълүм булганча, быелгы чемпион сезоныннан соң командадан биш уенчы китте: Дамир Мусин, Дмитрий Архипов («Сочи»), Василий Токранов (СКА), Антон Глинкин («Трактор»), Атте Охтамаа («Кярпят», Финляндия).

«Ак Барс» уенчыларына Россия чемпионнары Кубогын һәм медальләрне Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк тапшырачак. Михаил Степанов әйтүенчә, бәйрәм тантанасына Хоккей федерациясенең, Континенталь хоккей лигасының җитәкчеләре, кунаклар чакырылган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading