16+

Ак бәхетләр Сезгә!

Казансуның уң як ярында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин катнашында «Казан» гаилә үзәге ачылды.

Ак бәхетләр Сезгә!

Казансуның уң як ярында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин катнашында «Казан» гаилә үзәге ачылды.

Казан рәвешендәге бина проектының авторы - Даши Намдаков. Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы Дашимин Бальжанович 1967 елда Чита өлкәсенең Укурик дигән бурят авылында туган.
Мэр Илсур Метшин: «Моннан 500 көн элек Казансу ярында кар өстендә буш җирдә басып торганда, биредә шәһәр ЗАГСы булачак дип әйткәч, күпләр ышанмаган иде. Универсиадага әзерлек кысаларында күп төзелешләр башкарылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов нык ярдәм итте», - диде.
Яңа ЗАГСта тәүге көнне 27 парның никахлары теркәлде. Илсур Метшин аларга: «Пар канатлар булып, балаларыгызның бәхетен күреп яшәгез! Ак бәхетләр Сезгә!» - дигән фатихасын бирде. Премьер-министр Илдар Халиков: «Казансу ярындагы казан - башкаланың тагын бер символы. Зур эшне башкарып чыкканнары өчен төзүчеләргә рәхмәт! Универсиада башланган көннәрдә никахлашуыгызны онытмагыз. Тигез гомер итегез!» - дип, яшь парларны котлады.
Галина апа белән Әхәт ага Юлашевлар 60 ел бергә гомер кичерәләр. «Гаиләдә үпкәләшүләрсез булмый, ләкин юл куя белегез. Үпкәләшсәгез, бераз дәшмичә йөрегез, үзен гаепле санаган як барыбер сөйләшә башлый», - дип киңәш бирде генерал Юлашев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading