16+

Акча безгә дә, Кырымга да җитә

Быел Кырымның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Россия югары уку йортларында аерым бюджет урыннары әзерләнәчәк. Бу хәбәр үзебезнең абитуриентларның әти-әниләрен борчуга салды: бу балаларының укырга керә алу мөмкинлеген чикләмәсме, аларга урыннар кимемәсме?

Акча безгә дә, Кырымга да җитә

Быел Кырымның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Россия югары уку йортларында аерым бюджет урыннары әзерләнәчәк. Бу хәбәр үзебезнең абитуриентларның әти-әниләрен борчуга салды: бу балаларының укырга керә алу мөмкинлеген чикләмәсме, аларга урыннар кимемәсме?

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында Кырымдагы вазгыятькә багышланган матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты әгъзасы Илдар Гыйльметдинов бу мәсьәләгә ачыклык кертте: әти-әниләргә борчылыр урын юк, диде ул. Аның әйтүе буенча, Кырым абитуриентлары өчен бюджет урыннары өстәмә рәвештә бүлеп биреләчәк. Моннан тыш, Кырымда федераль уку йорты ачу максаты да бар. «Кырым яшьләрен үзебездәге югары уку йортларына күчерү максаты алда тормый. Киресенчә, аларга үзләрендә укырлык шартлар тудырырга кирәк. Кырымда бүген 100ләп уку йорты бар, алар, нигездә, филиаллар. Шуңа күрә, аларның форматын үзгәртергә, яхшы белгечләр әзерли торган уку йортлары ачарга кирәк», - диде ул.
Бүгенге көндә Кырымның Ялта, Алупка кебек туристлык шәһәрләре, лагерьлар барысы да яхшы хәлдә һәм инде хәзер үк ял итүчеләрне кабул итәргә әзер булса да, Кырымда хәл итәсе мәсьәләләр социаль өлкәдә дә, икътисад өлкәсендә дә күп. РФ Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм туристлык буенча комитеты рәисе урынбасары Марат Бариев: «Курортлардан тыш, кырның эченә керсәгез, анда төзелеш тә бик аз бара, юллар да безгә караганда күпкә начаррак. Газлаштыру бездә 100 процент булса, анда 70 процент тирәсе генә һәм башка өлкәләрдә дә Кырымда артта калыш бар», - диде. Шуларга бәйле рәвештә, бүген Кырымга карата максатчан федераль программа эшләнә.
«Кырымны төзекләндерү, яңарту өчен күп акчалар кирәк булу сәбәпле, башка федераль программаларны финанслау кыскармаячакмы?» Әлбәттә, журналистларны бу сорау да кызыксындырды. Депутатлар, әлеге мәсьәлә уңаеннан шулай ук борчылыр урын юк, диделәр. Илдар Гыйльметдинов әйтеп киткәнчә, федераль программаларның күләме билгеләнгән инде, анда барлык параметрлар да расланган һәм аларны беркем дә үзгәртергә җыенмый. Кырым белән бәйле рәвештә, Россиянең башка төбәкләренә ярдәм чаралары кимемәячәк. «Россиянең резервлары да, мөмкинлекләре дә бар», - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading