Шәһри Казан

Акчаны кайда саклау отышлырак?

Зуррак финанс «маясы» туплый алган россиялеләр аны бүген кулда тотмаска тырыша. Кемдер, акчаларын очсызланудан саклап калу өчен, күчемсез милек сатып алуга өстенлек бирә, икенчеләре автомобиль яки кыйммәтле техника сатып ала. Кайсылары, аз булса да процентлары килә торыр, дип, банкларга депозитка сала, кыйммәтле кәгазьләр базарында үз бәхетләрен сынап караучы тәвәккәл кешеләр...

Ләкин бу ысулларның берсе дә файда алуга тулы гарантия бирә алмый. Мәсәлән, акчаларын банкларга саклыкка салучыларны зур рисклар сагалый. Ышаныч күрсәткән банкны берәр көнне ябып куйсалар һәм бөлгенлеккә чыгарсалар, процентлар алу икенче планга калмагае... Ул чакта депозиттагы акчаңның төп суммасын тулысынча кире кайтара алу да зур бәхет булачак.
Бүген вазгыять шундый: кыенлыклар илдәге иң эре, абруйлы финанс учреждениеләрен дә читләтеп үтми. Күптән түгел, масштаблы шикле операцияләрдә катнашуда гаепләнеп, Мастер-банкның РФ Үзәк банкы тарафыннан лицензиясе алыну моны тагын бер кат раслады. Ә агымдагы ел башыннан РФ Үзәк банкының 21 финанс учреждениесенең лицензиясен алуы мәгълүм.
Гамәлдәге законнар буенча, һәр вкладчының компенсация алуга хокукы бар. Әгәр теге яки бу банкның лицензиясе туктатыла һәм ул үз вкладчылары белән исәп-хисап ясау хокукыннан мәхрүм кала икән, федераль канун нигезендә, банкның иминиятләштерү системасы буенча функцияләрен Вкладларны иминиятләштерү буенча агентлык дигән дәүләт оешмасы башкарырга тиеш. Ул гражданнарга каралган компенсацияне бәйге нигезендә сайлап алынган банк-агент аша түли.
Билгеле булганча, бүген Россиядә банк вкладларының 700 мең сумга кадәр өлешен компенсацияләү дәүләт тарафыннан гарантияләнә. Шуңа күрә, иминият очрагы туганда, Вкладларны иминиятләштерү агентлыгы, процентларны да кертеп, вкладчыга 700 мең сумга кадәр акчасын кире кайтаруга гарантия бирә. «РФ банкларында физик затлар вкладларын иминиятләштерү турында»гы федераль закон нигезендә, вкладчыларга иминият лимитын кайтару ике атнадан соң башланырга тиеш.
Әгәр физик затның банкка салган акчалары күләме иминият лимитыннан - 700 мең сумнан артмый икән, ул чакта вкладчы депозитын тулысынча кайтарып алуга өметләнә ала. Клиентның депозит суммасы 700 мең сумнан артканда, аның иминиятләштерү лимитыннан арткан өлеше банкны ликвидацияләү барышында капланырга тиеш. Гражданнарга иминият лимитын кайтару буенча җаваплылык алган Вкладларны иминиятләштерү агентлыгы да, депозитлары күләме 700 мең сумнан арткан гражданнар да бөлгенлеккә чыккан банктан беренче булып компенсация алуга дәгъва итүче кредиторлар исемлегендә санала. Тик арбитраж идарәче Евгений Семченко сүзләренә караганда, гамәлдә депозитларның дәүләт тарафыннан гарантияләнгән өлешеннән артык сумманы компенсацияләү җиңелләрдән түгел. Бер банктагы вклады 700 мең сумнан арткан гражданнар саны күп түгел, аларның өлеше 5 проценттан әллә ни артмый. Шуңа да иминият очрагы туганда, компенсация акчалары беренче булып Вкладларны иминиятләштерү агентлыгына юллана.
Вкладчы миллионерлар мәнфәгатен күздә тотып, хәзер РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ Үзәк банкы компенсация түләүгә кагылышлы законнарга үзгәрешләр кертү кирәклеген күтәрә. Алар Вкладларны иминиятләштерү агентлыгының компенсация алуга чиратын беренчедән өченчегә күчерергә тәкъдим итә.
Россия банклары ассоциациясе президенты Гарегин Тосуян, кредиторларның компенсациягә чиратын күчергәнче, банк вкладлары буенча гарантияләнгән иминият түләүләре күләмен әкренләп булса да күтәрү отышлырак булыр иде, дип саный. Ләкин, аның ассызыклавынча, әлегә депутатлар да, бу процессны көйләүче яклар да вкладлар буенча иминиятләштерү күләмен 1 млн сумга җиткерергә җөрьәт итми. Югыйсә, шул хактагы закон проекты РФ Дәүләт Думасына бер еллар элек үк кертелгән булган.
Ә хәзергә, вкладны ышанычлырак саклау һәм кайтарып алуда кыенлыкларга юлыкмау өчен, белгечләр киңәшен тотып эш йөртергә генә кала. Бер кешенең бер үк банкта берничә төрле вклады бар икән, бу очракта да аңа компенсация күләме 700 мең сумнан барыбер артмый. Шуңа да кулында 700 мең сумнан күбрәк акчасы булган гражданнарга белгечләр вкладларын төрле банкларга бүлеп салырга киңәш итә. Банк бөлгенлеккә төшә калганда, вкладларның процентларын да кайтаруга ышаныч булсын өчен, һәр банктагы вкладның күләме 700 мең сумнан азрак булырга тиеш.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: