16+

Акчаңны түлә дә тынычлап йөр

Казанда 2015 елның языннан түләүле машина кую урыннары - парковкалар эшли башлаячагы турында без инде язып чыккан идек. Менә шуңа әзерлекнең беренче билгеләре дә күренде: «Казан» милли-мәдәни үзәге һәм Ирек мәйданы янында машиналар калдыру урыннарын сызып куйдылар. Әлеге ике мәйдан да түләүле парковкалар исемлегенә кертелгән.

Акчаңны түлә дә тынычлап йөр

Казанда 2015 елның языннан түләүле машина кую урыннары - парковкалар эшли башлаячагы турында без инде язып чыккан идек. Менә шуңа әзерлекнең беренче билгеләре дә күренде: «Казан» милли-мәдәни үзәге һәм Ирек мәйданы янында машиналар калдыру урыннарын сызып куйдылар. Әлеге ике мәйдан да түләүле парковкалар исемлегенә кертелгән.

Журналистлар белән очрашуда шәһәрнең транспорт комитеты рәисе Айдар Абделхаков 27 участокта түләүле парковкалар ясау өчен тәкъдимнәр әзер инде, дип белдергән иде. Алар 1250 машинаны сыйдырачак. Бер парковка якынча 30‑35 машинага исәпләнгән булып чыга. Алар тәүлек әйләнәсе эшләячәк, ә тимер атыңны бер сәгатькә калдырып тору 50 сумга төшәчәк.

Шәһәр җитәкчелеге, парковка өчен түләнгән акча Казан бюджетына керә барачак һәм юл хәрәкәте иминлеген оештыру эшләрендә тотылачак дип, белдерде.

Үзәктә түләүле парковкалар 1 апрельдән эшли башлаячак. Ә 1 декабрьгә кадәр сайлап алынган участокларда машина кую урыннарын сызып алырга тиешләр. 1 гыйнварга кадәр исә паркоматлар урнаштыру каралган.

Баштагы мәлдә машинаны калдырган өчен паркоматлар аша, шулай ук банк картасы яки транспорт картасы ярдәмендә түләргә кирәк булачак, соңрак SMS җибәреп түләү мөмкинлеге дә тудырылачак. Инвалидлар исә, машиналары юл йөрү кагыйдәләре таләпләре буенча җиһазландырылган очракта, аларны бушлай калдыра алачак. Шулай ук электромобильләрне һәм ашыгыч ярдәм автомобильләрен калдыру да бушлай.

Казан үзәгендә көн саен юл буйларында 1300ләп машина калдырыла икән. Бу исә башкаларга йөрүне кыенлаштыра, чөнки үзәк аша көн саен 100 000 машина, шул исәптән җәмәгать транспорты уза. Түләүле парковкалар булдыру бу проблеманы хәл итәргә, башкаланы бөкеләрдән чистартырга булышырга тиеш.

Рөстәм Габбасов, рәссам:
- Мин моны бик хуплап бетермим. Үзеңә кирәкле оешмаларга кереп булмаячак. Миңа, мәсәлән, 15‑20 минутка гына кереп чыгарга кирәк, ди. Тулы бер сәгать өчен түләргә тиеш буламмы? Сәгатенә 50 сум түләү алуны артык кыйммәт дип саныйм. Төрле катлау кешеләр бар бит. Байлар өчен 50 сум, бәлки, биш тәңкә кебек тоеладыр, гади халык өчен зур акча.



Елена Германова, хезмәткәр:
- Бу башлангычны хуплыйм. Европа илләрендәге шәһәрләрдә үзәк урамнардагы мәйданчыкларга машина куйган өчен түләү генә түгел, автомобильдә шәһәр үзәгенә дә түләп керәсең. Бу тәртип аларда инде әллә кайчаннан кулланыла. Казан - Европа дәрәҗәсендәге шәһәр. Тормыш дәрәҗәсе буенча азрак калышабыздыр, ә машиналар саны ягыннан куып җиттек. Күреп торасыз, Казанны автомобильләр басты, җәяүлеләргә йөрерлек түгел.



Рәмис Нургалиев, студент:
- Шәһәр үзәген машиналардан бушандыру теләген аңлыйм, әлбәттә. Мин һәм иптәшләрем автомобильләребезне «Казан» милли-мәдәният үзәге каршындагы мәйданчыкка куябыз. Биредә түләү кертелсә, бер дә сөенечле хәбәр түгел әле бу. Сәгатенә 50 сум бик кыйммәт бит. Студентлар өчен 20 сум гына билгеләнсен иде, сәгать саен 20 сумнан да яхшы гына җыелачак ләбаса.



Фотолар: Дамир Бәдриев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading