16+

Алабуганың яңа заводында җитештерелгән продукция Россиядә генә түгел БДБ илләрендә дә сатылачак

Бүген "Алабуга" махсус икътисади зона территориясендә "3М Волга" коррозиягә каршы сыек капламалар заводы ачылды.

Алабуганың яңа заводында җитештерелгән продукция Россиядә генә түгел БДБ илләрендә дә сатылачак

Бүген "Алабуга" махсус икътисади зона территориясендә "3М Волга" коррозиягә каршы сыек капламалар заводы ачылды.

Ачылыш тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, "ЗМ Россия" заводы генераль директоры Робер Николс, "ЗМ Волга" заводы генераль директоры Евгений Мараховский, Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, "Газпром" ГАҖ вәкилләре катнашты.

"Дөньяның әйдәп баручы компаниясе безнең махсус икътисади зона территориясен сайлавы бик күңелле күренеш, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты җыелучыларга. - Проект тормышка ашты дия алабыз. Бүген без импортны алмаштыру турында күп сөйлибез һәм биредә җитештереләчәк продукт бик кирәкле һәм газ сәнәгате, нефть химиясе, нефть эшкәртү, төзелеш тармагы өчен бик тә мөһим. Биредә чыгачак продукциягә ихтыяҗ зур. Компания биредә үзенең башка юнәлешләрен дә үстерер дип уйлыйм".

"ЗМ Россия" заводы генераль директоры Робер Николс җитештерү мәйданчыкларын киңәйтү белән бәйле планнарын уртаклашып, Татарстандагы завод мәйданы Волоколамскидагы заводка караганда, куәтләрне бер ярым тапкыр күбрәк урнаштырырлык итеп сайланганны билгеләп үтте. "Без алдагы елларда җитештерүне арттырырга ниятлибез", - дип белдерде Роберт Николас. Аның сүзләренчә, скотч җитештерү буенча линия ачу мөмкинлеге карала.

Бүгенге көндә завод өчен төп чимал җибәрүчеләр - чит ил компанияләре, әмма алдагы өч елда чимал белән тәэмин итүчеләрнең 50 проценты Россия компанияләре булыр дип ниятләнә. Завод продукциясе РФта һәм БДБ илләрендә сатылачак. Торба үткәргечләрне ремонтлау өчен коррзиягә каршы капламалар җитештерү буенча бүген эшләтеп җибәрелгән линиянең куәте бер елга 2,5 млн литр тәшкил итәчәк. Бу ил базары ихтыяҗын тулысынча каплый. Заводны 2 ел төзегәннәр, инвестицияләр күләме 922 млн сум тәшкил итә.

www.tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading