Шәһри Казан

Алдакчылар тозагына капмыйк!

Җәйнең беренче аенда кырыгалдарлар кискен активлашкан. Июньнең 27 көнендә генә дә Татарстанда 26 шундый очрак теркәлгән. Халыкка китерелгән гомуми зыян - 6 млн сумнан артык. Әле майга кадәр аена уртача 15ләп социаль юнәлештәге җинаять эше кузгатылса, инде июньдә алар 2 мәртәбә диярлек арткан. Әле теркәлмәгән, зыян күрүчеләр эчтән тынып, кешегә...

Реклама

Җәйнең беренче аенда кырыгалдарлар кискен активлашкан. Июньнең 27 көнендә генә дә Татарстанда 26 шундый очрак теркәлгән. Халыкка китерелгән гомуми зыян - 6 млн сумнан артык.
Әле майга кадәр аена уртача 15ләп социаль юнәлештәге җинаять эше кузгатылса, инде июньдә алар 2 мәртәбә диярлек арткан. Әле теркәлмәгән, зыян күрүчеләр эчтән тынып, кешегә сиздерми калган очраклар күпме! ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Баһауов министрлыкта уздырылган брифингта шулай дип белдерде. Быелның төп башына иң нык утырган кешесе исә Түбән Камада яши. Эшкуар ханым Түбән Кама телевидениесе, җирле газета аша бозым чыгаруны вәгъдә итеп игъланнар биргән алдакчы хатынның кармагына капкан. Бозым чыгаручы шулай итеп аның 1,960 млн сум акчасын үзләштергән. Бу сумманың бер өлеше эшкуар ханымның үзенеке булса, җитмәгәнен кредитка алган, танышларыннан бурычка җыйган ул. Җинаятьченең кем икәнлеге билгеле, ләкин әлегә тоткарланмаган. «Аның буенча эш алып барыла, ә телевидение, газетадагы игъланнары алынды», - ди А.Баһауов.
Кесә телефоныннан хәбәрләр яудырып халыкны алдаучыларның күпчелеге үзебезнең Татарстаннан икән ләбаса. Шулай ук Мәскәү, Самара, Оренбург өлкәләре, Краснодар крае алдакчыларына да без «тәмле калҗа». Алар, нигездә, төзәтү колонияләреннән шалтырата, sms-хәбәр җибәрә, беркатлы кешеләрне тозагына каптыра. Инде Татарстанга моңарчы чагыштырмача әллә ни игътибар бирмәгән Волгоград, Курган өлкәләре кырыгалдарлары да кармак сала башлаган. Колониягә исә кесә телефоны, SIM-картаны яшереп кертәләр, теркәлүе дә берни белмәгән кеше артында була, шуңа күрә андый төр җинаятьләрне ачу бик кыен. Түбән Камада 1 нче төзәтү колониясендә җәза үтәп ятучы 1985 елгы Д.Некрасов быел июньдә Казан, Чаллы, Яшел Үзән районнары кешеләрен алдавын яшереп тормаган.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: