Шәһри Казан

Алдамагыз әбекәйләрне!

Бу якшәмбедә дөньяда иң нечкә күңелле, балалары өчен җанын да бирергә әзер торучы, иң кадерле, якын кешеләребезнең бәйрәме - Әниләр көне билгеләп үтелә. Газиз баласы, йөрәк җимеше хакына мөмкин булган бар нәрсәне дә эшләргә, теләсә нинди шартларны үтәргә риза булган, һәрчак изге нияттәге, безгә тормыш бирүче әнкәйләр, бәйрәмегез белән сезне!

Әйе, балагызның шатлыгын да, кайгы-хәсрәтләрен дә үзегезнекедәй кабул итүче затлар шул сез. Тормышта нинди генә авырлыкка очрасагыз да, балаларыгыз хакына бирешмисез, барысын да җиңәсез, җил-яңгырдан ышыклыйсыз... Шулай да, ничек кенә сабыр холыклы булуыгызга карамастан, сүз йөрәк парәләрегез турында барганда сабырлыгыгызны бик тиз җуясыз шул. Юкса сез бу якты дөньяда яхшысын да, яманын да шактый күреп өлгергән бит инде. Ә күңелегез һаман да саф, керсез калган.
Эх, шул беркатлы чиста күңелләр!.. Сездә олыгайган саен кешеләргә карата мәрхәмәт тә, мәхәббәт тә, ышаныч та арта гына бара. Кызганыч, ихласлыгыгыздан файдаланырга әзер торучылар да адым саен шул. Ул кара җаннар нәкъ шушы үтә дә нечкә кылларыгызны тибрәндереп уйный. Баксаң, алдакчыларга иң кулай ризык - өлкән яшьтәге хатын-кызлар, ягъни әнкәйләребез, әбекәйләребез икән. Аларны, кәрәзле телефоннардан шалтыратып: «Улыгыз-кызыгыз авыр хәлдә, тиз арада акча кирәк», - дип ышандырып та, өйләренә социаль хезмәткәр яки башка рәсми кеше кыяфәтендә үтеп, төрле кәгазьләргә кул куйдырып та алдый торалар. «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының оператив-тикшерү эшчәнлеге идарәсе башлыгы Владимир Иванов шушы алдакчылар турында бәйнә-бәйнә сөйләде.
«Әле бүген генә дә республика ЭЭМның көнлек сводкасында чегәннәр белән бәйле өч алдау очрагы теркәлгән. Алар, «бозымнан коткарабыз», дигән булып, пенсия яшендәге карчыкларның 150 мең сум акчаларын кулга төшергән. Ә кичә өч чегән хатыны Казанда бер карчыкны алдаган. Аның әйтүенчә, ул ялганчыларның алдау ысуллары турында бик яхшы белгән, шулай да «бозымнан чистарту» өчен башта өеннән 40 мең сум, аннан саклык банкыннан тагын 100 мең сум акча алып чыгып, чегәннәрнең кулына тоттырган. Тегеләре, «әфсен»нәрен укып, акчасын газетага төргәннәр дә мендәр астына тыгып, өч тәүлек дәвамында акчага кагылмаска кушканнар. Соңыннан газетаны ачып караса - анда кәгазь кисәкләре генә икән. Бозым шәп «чистарган», - ди Владимир Иванов. Алдауның элеккеге төре - «польский кошелек» та Татарстанда кабат кулланыла башлаган. Беркөнне пенсионер карчык Сбербанктан 46 мең акчасын алып өенә кайтып барганда, янына бер ир-ат килә һәм аның каршында җирдән бер пачка акча күтәргән кыяфәт ясый, табышны урталай бүлешергә тәкъдим итә. Алар акча бүлгәндә тагын бер ир-ат пәйда булып, акча югалтуы хакында хәбәр итә. Акча санаганда тиешле сумманың җитмәве ачыклана, шул сәбәпле, зыян күрүчедә калган акчаны санарга карар кылалар. Шул арада әбинең сумкасындагы 30 мең сумын ялган акчага алыштырып куеп, мескен әбине төп башына утырталар.
Бераз саграк булсагыз, еллар буе туплаган тәҗрибә һәм акыл белән эш итәргә онытмасагыз иде, ак яулыклы, саф күңелле әбекәйләребез!

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: