16+

Алинә САФИУЛЛИНА: «ЭТЛӘШЕП ЙӨРИ БЕЛМИМ»

Яшь җырчы Алинә Сафиуллинаның иҗатындагы соңгы яңалыгы «Синең өчен» дип аталган яңа альбом чыгару белән бәйледер. Алинәнең тамашачы хозурына тәкъдим иткән икенче альбомы инде бу. Ә болай, сезон ябылу белән бәйле, җырчының бик күп буш вакыты барлыкка килгән. Ул хәзер рәхәтләнеп әти-әнисе янына - Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылына кайтып...

Алинә САФИУЛЛИНА: «ЭТЛӘШЕП ЙӨРИ БЕЛМИМ»

Яшь җырчы Алинә Сафиуллинаның иҗатындагы соңгы яңалыгы «Синең өчен» дип аталган яңа альбом чыгару белән бәйледер. Алинәнең тамашачы хозурына тәкъдим иткән икенче альбомы инде бу. Ә болай, сезон ябылу белән бәйле, җырчының бик күп буш вакыты барлыкка килгән. Ул хәзер рәхәтләнеп әти-әнисе янына - Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылына кайтып...

- Иҗат башлангычында һәркемгә ярдәм кулы кирәк, - ди Алинә. - Җырлар яздыру, клиплар төшерү буенча хәзер ярдәм итәргә теләүчеләр күп, ә башлап кына җибәргәндә сиңа кем ярдәмгә килсен ди! Мин ул яктан «Барс Медиа»га эләгүемә шат. Иң беренче төшерелгән «Ышандыр» дигән клибымны яратып кабул иттеләр, Салават белән дуэт җырладым, ике «Алтын Барс»лы җырчы мин хәзер.
- Ә кечкенә Алинә нинди иде?
- Бик хыялый идем. Әле дә хәтерлим: кечкенә вакытта көзге кысасындагы тимергә Венера Ганиева фотосурәте төшкән календарь кыстырып куя идем дә аның «Талларым, талларым»ын җырлап йөрим. Еллар үткәч, Венера Әхәтовнада белем алырмын дип кем белгән бит?! Зәйнәп Фәрхетдинованы үлеп ярата идем, Рәсим Низамовны... Әнием Рәмзинә дә матур җырлый, сеңлем Айсинәнең дә тавышы моңлы. Аннан, беләсезме, минем бит бабаем белән әбием җырга-моңга бик гашыйк, күңелле гаилә булган. Бабаем тальянда уйнап, әбием кичке уеннарда шул көйгә җыр сузган. Мин дә шул нәсел баласы бит! Мәктәптә бер генә чарадан да калмый идем.
- Беренче зур җиңү кайчан булды соң?
- «Сандугач керде күңелгә»дә дипломант булдым. Аннан, Венера Ганиева классында укый башлагач, иҗатта күбрәк ачыла башлаганмындыр. Тавышым әйбәт булса да, оялчанлык, басынкылык булгандыр...
- Оялчанлык белән эстрадада юл яруы җиңел түгелдер?
-Этләшеп йөри белмим. Тик торса торып тора, барса бара. Кайвакытта кемдер җыр тәкъдим итә, кемдер клип турында сүз ката. Иҗат шулай үзеннән-үзе бара торгандыр. Венера Әхәтовна да бер күрешкәндә, агым уңаена гына йөзмә, дип тәнкыйтьләде әле.
- Фанатларның нинди сюрпризлар белән сөендергәне бар?
- Кемдер зәркән эшләнмәләр бүләк итә, кемдер җыр, кемдер клип дигәндәй... Мин аларга рәхмәтле, әмма артыгы түгел. Кирәклесенә, үз рәхәтемә мин үзем дә эшләп таба алам. Әлбәттә, без эшләгән акча әллә нинди зур күләмнәр белән исәпләнми, әмма хатын-кыз артыгын эшләргә тиеш тә түгел.
- Алинә кияүгә җыенмыймы соң әле?
- Күп кешедән: «Чыктым инде шунда, яшибез инде шунда», - кебек сүзләр ишетәм дә әллә нишләп китәм. Минем кирәккә генә кияүгә чыгасым килми. Һәркөн карап торсам да туймаслык үз тиңемне очратасым килә. «Яшим инде шунда» дигән сүзләр миннән еракта торырга тиеш. Әлегә андый кешене очратканым юк. Әлбәттә, әни буласым, яраткан кешем белән тиң булып яшисем килә.
- Син нинди кеше һәм үзеңне киләчәктә ничек итеп күрәсең килә?
- Мин нечкә күңелле кеше. Әлбәттә, һөнәрем башкача булырга өйрәтә... Аралашырга яратам. Киләчәктә бәхетле булсам иде. Күңел яткан кешемне очратып, ул минем иҗатыма хәерһахлы булып, гармониядә яшәрмен дип уйлыйм.

Блиц-белешмә
Туган көне - 21 апрель
Белеме - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының вокал бүлеге
Машинасы - Volkswagen-Polo
Кайда ял итәр иде - Испаниядә
Гармониягә ничек ирешеп була - «Казан» милли-мәдәни үзәге янында Казансу елгасы буенда кичке Казанны күзәткәндә

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading