16+

«Алтын каләм» башланды

«Алтын каләм» фестивалендә катнашкан көннәремне хәзер дә хәтерлим. Теплоход, су юлы, акчарлак тавышы, төрле остаханәләр, яңа танышлар, бертуктамый иҗат итү... Үземне чын-чынлап журналист итеп шунда тойганмындыр мин. Фестиваль барышында үз газетабызны чыгарып карадык, материаллар тупладык, әңгәмәләр үткәрдек, үзебезне мөхәррир, верстка ясаучы рольләрендә сынап карадык. Бу вакыйгаларга ун еллап вакыт узса...

Элегрәк ул теплоходта, берничә көнлек сәяхәт рәвешендә узса, хәзер яшь каләмчеләрне су юлына күптән алып чыкмыйлар. Ләкин «Алтын каләм» актуальлеген югалтмый, фестивальдә катнашучылар саны кимеми, географиясе исә киңәя бара. Быел да фестивальгә старт бирелде. Инде унтугызынчы тапкыр уздырыла торган фестивальгә гаризалар кабул ителә башлады.
«Алтын каләм»дә катнашу өчен, «Яшьләр һәм дәүләт», «Яшьләр толерантлык яклы һәм экстремизмга каршы», «Дәүләт хезмәткәре: һөнәрме, әллә сәләтме?», «О, спорт, син - тынычлык!», «Республиканың ХХ Алтын каләм - Золотое перо» фестивален мин ничек күрәм?» кебек темаларга язмалар кабул ителә.
Фестивальнең зональ этабы 20 май - 10 июнь көннәрендә үткәрелә. Икенче этабы исә 17-21 июнь көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә үтәчәк.
«Алтын каләм-Золотое перо» фестивалендә катнашырга теләүчеләр гариза һәм иҗади эшләрен: 420107, Казан, Петербург ур., 12 нче йорт, 108 нче бүлмә адресы буенча юллый ала. Элемтә өчен электрон адрес: Gulshat.Rustamova@tatar.ru, телефон: (843) 222-81-38.
Гаризалар 20 майга кадәр кабул ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading