16+

Аляскадан китап соратабыз

Казан мэры Илсур Метшин: «АКШта китапханәдә син теләгән китап табылмаса, ә аның Аляскадагы китапханәдә барлыгы ачыкланса, китапны Аляскадан китерттереп бирәләр», - диде.

Аляскадан китап соратабыз

Казан мэры Илсур Метшин: «АКШта китапханәдә син теләгән китап табылмаса, ә аның Аляскадагы китапханәдә барлыгы ачыкланса, китапны Аляскадан китерттереп бирәләр», - диде.

Шәһәр башлыгы бу сүзләрен Әмирхан урамындагы 24 нче йортка урнашкан 45 нче китапханәне төзекләндерү эшләреннән соң ачу тантанасында әйтте. Хәер, Татарстанда һәм Россиядә дә үзәкләштерелгән китапханә челтәре теләгән әдәбиятны сораттырып кайтарту мөмкинлеге бирә. Мэр Илсур Метшин ассызыклап үткәнчә, 45 нче шәһәр китапханәсе - XXI гасыр учреждениесе. Монда коры бер китапханә генә түгел, ә интернет-үзәк, туган як музее, балалар китабы театры, «Говорушечка» иртә үсеш мәктәбе, әдәби кафе, уку залы, вакытлы матбугат басмалары залы да бар. 1999 елдан эшләүче әлеге китапханәдә 48 мең китап исәпләнә, 6500 кеше фондтан даими файдалана. Китапханәдәге өлкәннәргә һәм мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итеп, мэр Илсур Метшин: «Икътисади үсеш алган илләрдә интернет технологияләр бездәгедән киңрәк таралган. Әмма аларда китапханәләргә кабат игътибар бирелә башлады. Кызганыч, безнең яшьләр һәм студентлар күбрәк компьютерга капланып утыра. Китап битләренең кыштырдавы гына да җанга дәва бит ул, ә күпме мәгълүмат аласың. Китапханә - күзгә-күз карашып аралашу, танышу-дуслашу урыны да. Яңа белемнәргә гел ихтыяҗ бар, димәк, китапханәләр дә яшәячәк», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading