Шәһри Казан

Ана барс Болгарда куелачак, әмма мәчет янәшәсенә түгел

Бу арада социаль челтәрләр бурят сынчысы Даши Намдаковның иҗат җимеше хакында сүз куерту мәйданына әверелде. «Бу имчәкле хәшәрәтнең Болгарга ни катнашы бар? Үзе ябык, үзе куркыныч. Барс түгел, чучка тояклы шайтан бит бу! Мөселманнарның бишеген мәсхәрәләргә, мәҗүси урынга әйләндерергә җыеналар...» - дип чаң какты интернетта утыручы милли зыялыларыбыз.

Аларның шулай борчылуына ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Казан Кремлендә тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча «Яңарыш» республика фондының 19 мартта үткән Попечительләр Советы утырышында ясаган чыгышы сәбәпче була. Ул анда 12 метр биеклегендәге «Болгар җирен саклаучы» («Хранительница») дип аталган канатлы ана барс сынын Италия осталарының ясап бетерүе һәм аның апрель башында Казанга кайтарылачагы турында хәбәр итә. Сынны Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүен билгеләп үтү көнендә, ягъни 21 майда мәчет һәм дөньяның иң зур басма Коръәне куелачак Хәтер билгесе янына урнаштырырга уйлавын белдерә. Янәсе, тулган имчәкләрен күрсәтеп, тешен ыржайткан шыр сөяктән торган ана барс Болгар дәүләтен яклаучы образ булачак ди. Бу турыда «Казан Кремле» музей-тыюлыгының директоры Рамил Хәйретдинов: «Хәзерге Болгар мәдәниятләр симбиозы булганлыктан, бернинди дә каршылыклар, ризасызлыклар очратмаган идек. Анда рус чоры тарихы да, татар халкы чоры тарихы да бар. Шуңа күрә бу нәрсәгә толерант карарга кирәк. Дашиның әлеге эше - энергия һәм хис катнашмасы. Сүз үз балаларын якларга җыенган ана турында бара. Скульптор инде күптән дала улы булмаса да, аңарда европачылык аңы бар. Минем уйлавымча, барс - Ватан образының менә дигән мисалы».
«Татарстан Президенты белән киңәшләшеп, бу скульптурага беренче булып без заказ биргәнлектән, үзебез артыннан эксклюзив хокук булырга тиешлеге, алдагы нөсхәләрдә «оригинал Татарстан җирендә Болгар шәһәрендә урнаштырылган» дигән язу булырга тиеш дип карар кылдык», - дип билгеләп уза Минтимер Шәймиев Кремльдә узган киңәшмәдә. Ә ТР Президенты Аппараты башлыгы Юрий Камалтынов сынны сувенир продукция буларак та җитештерергә кирәк дигән тәкъдим ясый.
Минтимер Шәрип улының бу сынны Болгарда күрү теләге былтыр июнь аенда ук туа. Ул, дөньякүләм танылган сынчының Казанда үтүче «Дәрвиш дөньясы» күргәзмәсе белән хозурланып йөргән чакта, әлеге «канатлы җанвар»ны күрүгә үзенең соклануын белдереп: «Бу бит безнең канатлы барс!» - дип әйткән. Бурят сынчысы остаханәсенең коммерция мөдире Мункожап Бадмаев Даши Намдаковның сынны инде сигез-тугыз ел элек үк ясаган булуын хәбәр итә. «Намдаковның күргәзмәләре мөселман илләрендә дә яратып кабул ителә, аның иҗаты бөтен дөньяда югары бәяләнә. Ни өчен сездә аның әсәренә карата шундый караш, аңламыйм. Согуд Гарәбстанының мәдәният министры күргәзмә оештыруыбызны үтенде, аларда тыелган булырга тиеш бит, ләкин гарәпләрнең безгә карашы нормаль. Монда сәясәт эзләргә кирәкми. Бу бит символик образ, ни өчен аңа баштан ук шундый шайтан тамгасы тагыла?» - ди ул.
Социаль челтәрдә сынның фотосурәтләрен күргән татар җәмәгатьчелеге катгый ризасызлык белдерде. «Бу сын Болгар рухын бозачак, урнаштырылу көне һәм урыны мөселманнарны рәнҗетәчәк, алар Болгарга йөрүдән туктаячак. Нәтиҗәдә ул шайтанчылык, мәҗүсилек идеяләре чәчәк атуга китерәчәк», - дип, һәйкәлне куйдырмас өчен көрәш башлады, үз тарафдарларын туплау өчен, интернетта төркем булдырды алар. Бу мәсьәлә буенча үзләренең мөнәсәбәтен белдереп, твиттер аша ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Болгарга «мәҗүсилек тотемын» куйдырмауны, һич югы урынын үзгәртүне үтенеп, хатлар юллаучылар да булды. Президент башта, әлеге сынга карата үз фикерен белдереп, «ошый», дип җавап бирсә дә, кич белән тагын бер үгетләүчегә, «уйлашырга кирәк», дип язды.
21 февральдә, җәмәгатьчелекнең борчылуын искә алып, Рөстәм Миңнеханов Кремльдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендә мөселман руханилары, галимнәр һәм мәдәният белгечләреннән торган экспертлар советы утырышын җыя. Утырыш азагында Минтимер Шәймиев журналистларга барс сынының урыны үзгәртеләчәген хәбәр итә. Киңәшмәдә сынны елга вокзалы функциясен үтәүче Болгар цивилизациясе музее составына кертергә карар кылынуы, аны музейның күргәзмә мәйданына урнаштырачаклары мәгълүм була.
Ниһаять, ТР мөфтие Илдус хәзрәт Фәйз дә халыкка, сын куйдыру мәсьәләсе буенча, үзенең фикерен ирештерә. 21 март көнне узган җыелыштагы сөйләшүләрдән соң, сынны мөселманнарның изге урыннарыннан арырак урнаштырырга килешенгәнлеге турында язалар Диния нәзарәтенең рәсми сайтында. «Канатлы барс - Идел болгарларының әле ислам динен кабул иткәнче кулланылган дәүләт символы, аның исламга бер катнашы да юк. Мин, Татарстан мөселманнарының җитәкчесе буларак, әлеге вакыйгага дини яктан гына бәя бирәм. Ә сынга тарихи күзлектән карап фикер йөрткәндә, аның мәдәни мирас буларак яшәргә хакы бар», - ди Илдус хәзрәт.
23 март көнне Казан Кремлендә «Татарстанның мәдәни мирасы: Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге» проектын гамәлгә кую кысаларында Болгарда төзелгән «Икмәк музее»нда экспозиция булдыру турында кабат киңәшмә уздырылды. Анда сүз «Икмәк музее» турында барса да, Дәүләт Киңәшчесе янәдән канатлы барс мәсьәләсенә кагылып үтте. «Татарстан һәм башка төбәк дин әһелләре бер нәрсәне онытып җибәрделәр. Әлбәттә, хәзер без алар белән уртак тел таптык. Болгар ул - ислам дине дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителгән урын. Бу бик мөһим. Ни өчен канатлы барс? Ул - безнең дәүләт символы. Дин әһелләренә дә әйттем: «Ислам дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителгән. Ислам кабул ителгәнче үк инде Болгар дәүләте булган». Башка дин дә булырга мөмкин иде, әмма бу мифологик образ беркая да китми бит?!» - дип белдерде бу хакта Татарстанның беренче Президенты.
Шулай да бер кабынып киткән учакны җиңел генә сүндерүе кыен шул. Социаль челтәрләрдә бәхәсләр дәвам итә. Барс сынын ошатучылар да табыла тора. Сынның барыбер Болгарда куелуына аеруча тәңречеләр сөенеп туя алмый. «Безгә нәкъ шундый усал, яклаучы барс кирәк. Гербка төшерелгәне артык юаш күренә иде», - ди алар. Ә Бөтендөнья татар яшьләре форумы исә, һәйкәлне куйдырмауны үтенеп, Татарстан Президенты исеменә мөрәҗәгать әзерләде. Хәзер алар интернетта үз тарафдарларыннан имзалар җыя. Казанда Санкт-Петербург урамы төзелгән вакытта анда Петр I һәйкәле куелырга тиеш иде, әмма интернет һәм язмача мөрәҗәгатьләр белән татар җәмәгатьчелеге ул чакта аның урынына Гумилев һәйкәлен куйдыруга иреште. Кем белә, бәлки, бу юлы да канатлы барсны Казанның берәр почмагына куйдыру хәерлерәктер... Тик ни дисәк тә, «саклаучы» бер Аллаһ кына була ала бит.
Сүз уңаеннан, Казансу буенда Универсиада вакытында матбугат үзәге булачак, ахырдан шәһәр
ЗАГСына әйләнәчәк «Казан»ны да Намдаков эшли. Ә Лондонда аңа «Чыңгызхан» һәйкәлен ясарга заказ биргәннәр.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: