16+

Аның картинасы Майкл Джексон тупланмасында?!

Элә-чала гына ишетеп калган кеше әнә шулай кабатлап сорап куярга да мөмкин. Юк-юк, ялгыш ишетмәдегез. Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Елена Ермолинаның Мәскәү галереяларының берсеннән сатылган бер эше, чынлап та, поп-музыка короле Майкл Джексон тупланмасында икән. Курчакларын үз итүчеләр арасында да мәшһүрләр җитәрлек. «Ромео һәм Джульетта», «Кабаре», «Убийство в Восточном экспрессе»...

Аның картинасы Майкл Джексон тупланмасында?!

Элә-чала гына ишетеп калган кеше әнә шулай кабатлап сорап куярга да мөмкин. Юк-юк, ялгыш ишетмәдегез. Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Елена Ермолинаның Мәскәү галереяларының берсеннән сатылган бер эше, чынлап та, поп-музыка короле Майкл Джексон тупланмасында икән. Курчакларын үз итүчеләр арасында да мәшһүрләр җитәрлек. «Ромео һәм Джульетта», «Кабаре», «Убийство в Восточном экспрессе»...

Элә-чала гына ишетеп калган кеше әнә шулай кабатлап сорап куярга да мөмкин. Юк-юк, ялгыш ишетмәдегез. Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Елена Ермолинаның Мәскәү галереяларының берсеннән сатылган бер эше, чынлап та, поп-музыка короле Майкл Джексон тупланмасында икән. Курчакларын үз итүчеләр арасында да мәшһүрләр җитәрлек. «Ромео һәм Джульетта», «Кабаре», «Убийство в Восточном экспрессе» фильмнары аша дан казанган Британия актеры Майкл Йорк; язучы, шагыйрь Игорь Губерман; музыкант, актер, «Ва-БанкЪ» төркемен оештыручы һәм аның лидеры Александр Скляр - нәкъ менә шундыйлардан. Бүгенге көндә, төрле тупланмадагыларын да кертеп, 60лап курчак авторы Елена Ермолина. Коллекционерлар гына түгел, Мәскәүнең Заман сәнгате музее да саклый аның бер картинасын. 2001, 2008, 2009 елларда шәхси күргәзмәләрен үткәргән рәссам сентябрь аенда янә тамашачы алдында хисап тотарга җыена.



* * *
Графика, нәкыш, курчаклар белән генә чикләнмичә, төрле якка чәчелеп эшли торган рәссам ул. «Чәчелеп» дип әйтүдә арттыру юк. Төп эше -
В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтының (үзе дә әлеге институтны тәмамлаган) Казандагы филиалында «композиция, живопись» укыту өстенә, ул, бер карасаң, мультфильм белән мәшгуль, икенче күз салсаң, тагын яңа проектка алына - Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан дәүләт камера оркестры башкарган әсәрләрдән бер тотам «калышмыйча», пыяла өстендә ком анимациясе техникасында сурәт ясап шоу күрсәтә. Күз алдында, санаулы секундлар эчендә, коелган комнан сурәт барлыкка килә. Юктан бар булуның шаһитларына әйләнгән тамашачы исе-акылы китеп күзәтә. Гаҗәп! Образны да ул үзе таба. Фронттан килгән өчпочмаклы хатлар җирлегендә алышына бара «күренешләр».
- Гадәттә, үземә тәнкыйть күзлегеннән карарга күнеккәнмен, әмма бу эш өчен миңа һич кенә дә оят түгел. Техник яктан улым Петр ярдәм итте. 40 минут дәвамында берәүнең дә болай эшләгәне юк иде әле, - ди рәссам.
Төп белгечлеге буенча театр рәссамы ул. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, филармония өчен тегелгән сәхнә костюмнары арасында Е.Ермолина эскизлары буенча эшләнгәннәре дә бар. Әле күптән түгел Елена Святославовнаның «Җиде энҗе бөртеге» дип аталган тупланмасы Мәскәүдә узган конкурста «Иң яхшы шәрык костюмы» номинациясендә 3нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән.
Куючы-рәссам буларак эшләгән «Зилант» мультфильмы (продюсеры - Светлана Бохараева) үзе 13,5 минутлык кына булса да, эше ел ярымга сузыла. Ә бит шундый ике күләмле проект бер үк вакытта туры килмичә, вакыт ягыннан сыешкан булса, бәлкем, «Бибинур» фильмын да ярты юлда калдырып китмәгән булыр иде. Шулай да рәссам әлеге фильмның йөзен билгеләрдәй идеяләрен үткәрә. Аклы-каралы эпизодлар, хатирәләрдә яктылыкның тимгел-тимгел бирелүе - болар бар да аның тәкъдимнәре. Эш барышында шактый гына кыенлыклар тудырса да (чөнки анда күтәрткеч краннар белән эш итәргә туры килә), фильмның бизәге булган «нәсел агачы» да аның идеясенә нигезләнә. Ә бу эпизодка этәргеч биргән вакыйганың тарихы болайрак була: фильмны төшергәндә, аның режиссеры Юрий Фетинг рәссамның остаханәсенә килә. Шунда Е.Ермолинаның «агач башына кунаклаган фәрештәләрен»ә тап була һәм бу табышны, үзләренә яраклаштырып, шундук кабул да итә...

Курчак ясау - сәер эш
Киез соңгы өч елда үзенең җылылыгы, йомшаклыгы белән тәмам рәссамның мәхәббәтен яуларга өлгерә. ТР Мәдәният министрлыгының Б. Урманче премиясен дә киез курчаклары өчен ала рәссам. Ә курчакка утырдымы - бетте инде. Чөнки үзе тудырачак образның холкына төшенгәнче, берничә ай үткәнен сизми дә калачак рәссам. Шул ук вакытта паперклей кебек материалны да үз итә ул.
Курчак - шуның кадәр катлаулы, энергетик яктан тулы нәрсә, шуңа күрә дә аларны еш ясап та, күбәйтеп тә булмый. Алар шактый вакыт, егәр һәм аерым мөнәсәбәт таләп итә. Башка бүлмәдә нәрсәдер эшләгәндә дә, күз алдында торсын дип, аны шунда алып чыгасың. Аңа күз ияләнергә тиеш. Ул шундый сәер процесс. Курчак эшләгәндә, башка берни белән дә шөгыльләнәсе килми. Әгәр дә синең салкын әйберләр түгел, ә «җанлы» образлар ясыйсың килә икән, аларны үз итү, аларга ияләнү кирәк, - ди рәссам.


- Ни өчен курчаклар ясый башладыгыз, балачакта уйнап туймау галәмәтеме бу әллә? Кечкенә чакта нинди уенчыклар белән уйный идегез? Портрет-курчаклар ясарга тәкъдим итүчеләр юкмы? - дип төпченәм.
- Кайбер образлар күләмле әйберләрдә гәүдәләнүне таләп итә. Беренче курчакларымны мин әни булгач ясый башладым. Кызым Надя (аңа инде 16 яшь) мин институтта укыганда туды. Әни булу ул бөтенләй үзгә халәт: хәтта рәсемне дә башкача ясый башладым. Иҗадирәк эшләр күренә башлау да кызым туу белән бәйле. Беренче ясалган курчагымны диплом эшенә өстәмә буларак тәкъдим иттем. Кечкенә чакта сатып алынган курчакларга караганда, үзем ясаганнары ныграк ошый иде. Кәгазь курчакларны да, таякка чүпрәк чорнап ясаганнарын да хәтерлим әле. Аннан плүш аюларым бар иде. Шул ук вакытта уенчык атым булуын бик теләдем, ләкин ул балачак хыялы булып кына калды. Ә улыма ат ясадым. Менә бу ат - аныкы, - ди Елена, остаханә уртасында торган тәгәрмәчле киез атка ымлап. - Ә теге яки бу кешегә охшаган курчаклар ясауны дөрес гамәл түгел дип саныйм. Гәрчә үзем мондый эшкә алынмыйм. Чөнки инде образ тудырылган. Ходай аны булдырган икән, кабатларга кирәкми. Образ тудыру ул - мистик эш. Көн дә чиркәүгә йөрмәсәм дә, илаһи көчнең барлыгын таныйм. Кемдер безне йөртә - шуны беләм. Сәнгать ул тормышны гармонияләштерер өчен яратылган. Шуңа күрә дә аңа начар нәрсәләрне тартырга кирәкми.

* * *
Ат дигәннән, Елена Ермолинаның «итек башлы» киез атлары әле моның белән генә дә бетмидер. Чөнки моннан элек «Эрмитаж»да узган «Атлы уен» дип аталган күмәк күргәзмәгә киез атларны төрлесеннән - тәгәрмәчлесен дә, атына торганнарын да куйган иде ул. Иң кызыгы - гап-гади итеккә өр-яңа тормыш бүләк итте рәссам. Итек, гел уйламаганда, җай гына, ат башына әверелде дә куйды.
Кремльнең дәүләтчелек музеенда узган курчаклар күргәзмәсенең ябылуына әле күп түгел. Анда да Елена Ермолинаның курчакларына урын түрдән иде.

«Үземә ошамаган әйбергә алынмыйм»
Е.Ермолинаның мөмкинлекләрен белгәнгә күрә, аның киләчәк планнары да тормышка ашмастай түгел. Анимация телендә безгә ирештерәсе килгән уй-хыяллары әлегә сер булып калсын. Инде ул эшләп карамаган нәрсә юктыр дисәм, керамика калган икән. Бертуган апасы нәкъ менә шуның белән мәшгуль.
Керамика бик кызык. Тотынсам, ул мине бик озакка суырып алыр, дип куркам. Беренчедән, ул бик борынгы сәнгать. Икенчедән, җир һәм ут стихиясе катнаша монда. Әлегә үз китабымны булдырасым килә, - ди рәссам. Тиздән җәй. Ул шулай ук рәссам өчен иҗат чоры - ире сәнгать белгече Михаил Дмитриевич Ивановның туган ягы Кырымга барсалар, елның елында 40 лап этюд алып кайта Елена. Ә ул үзенә ошамаган әйберләргә тотынмый да.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading