16+

Апрельдән чистара башлыйбыз

Республикада 1 апрельдән санитар чистарту буенча икеайлык башланып китәчәк. Бу Казанда июль аенда узачак Универсиадага әзерлек максатыннан үткәрелә. Икеайлыкка федераль хезмәтләр, хокук саклау органнары, административ-техник инспекция, Казан шәһәре хакимияте вәкилләрен актив җәлеп итү көтелә. ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров хәбәр иткәнчә, Казанда әйләнә-тирә мохиткә зыян салучы предприятиеләр...

Республикада 1 апрельдән санитар чистарту буенча икеайлык башланып китәчәк. Бу Казанда июль аенда узачак Универсиадага әзерлек максатыннан үткәрелә. Икеайлыкка федераль хезмәтләр, хокук саклау органнары, административ-техник инспекция, Казан шәһәре хакимияте вәкилләрен актив җәлеп итү көтелә. ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров хәбәр иткәнчә, Казанда әйләнә-тирә мохиткә зыян салучы предприятиеләр тикшереләчәк. ТР Министрлар Кабинетында ТРда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган матбугат очрашуында Казанның зур сәнәгать предприятиеләрен инде тикшерү башланганлыгы хәбәр ителде. Министрлык һәм Казанның табигатьне саклау прокуратурасы хезмәткәрләре иң беренче «Казаноргсинтез» оешмасында булганнар. Тикшерү вакытында иң элек әйләнә-тирә мохиткә ясала торган тискәре йогынтының кимү-кимемәвенә игътибар биреләчәк. Аерым алганда, һавага, суга чыгарыла торган зыянлы калдыклар исәпкә алыначак. Министр шулай ук ягулык-энергия ресурсларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән мөһим проектны тормышка ашыруның дәвам итәчәген дә билгеләп үтте. Сүз республиканың ягулык сала торган станцияләрендә (АЗС) мотор ягулыгының зарарлы парларын тотып калу юнәлешендә җиһазлар кую буенча республика программасын эшләү турында бара. Министрның сүзләренә караганда, бөтен АЗСлар 2020 елга кадәр мондый җиһазлар белән җиһазландырылырга тиеш. Беренче этапта ул Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрен, икенче этапта исә башка төбәкләрне дә колачлаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading