16+

"Арендалы торакка күчерүне хуплау һәм республиканың уңай тәҗрибәсен бөтен ил буенча җәелдерү зарур"

Капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендәТатарстанда 2 миллион 800 мең кешенең торак шартлары яхшырды.

"Арендалы торакка күчерүне хуплау һәм республиканың уңай тәҗрибәсен бөтен ил буенча җәелдерү зарур"

Капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендәТатарстанда 2 миллион 800 мең кешенең торак шартлары яхшырды.

Капиталь төзекләндерү программасы уңышлы үтәлеп бара, балалар бакчалары, мәктәпләр, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары кебек мөһим социаль объектлар күпләп төзелә. Татарстан Хөкүмәте йортында уздырылган ТР Министрлар Кабинеты утырышында шулай дип белдерделәр. Утырышта төзелеш һәм объектларны капиталь төзекләндерү буенча 2015 ел йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар каралды. Чарада Россия Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Александр Сидякин, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин, әлеге фондның генераль директоры Константин Цицин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин 2010 елдан бирле Татарстанда ел саен 2 миллион 400 мең кв м торак гамәлгә кертелүен һәм моның дәүләт торак программалары кысаларында башкарылуын искәртеп үтте. Министр, күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Татарстанда 2 миллион 800 мең кешенең торак шартлары яхшырды, дип билгеләп узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында, Татарстанның капиталь төзекләндерү юнәлешендәге уңышлары сизелерлек, чөнки бүген бу юнәлештә эш билгеле бер дәрәҗәдә җайга салынган, дип ассызыклап үтте.

- Шул ук вакытта авария хәлендәге торак мәсьәләсе шактый катлаулы булып кала. Бу юнәлештә кабул ителгән карарлар уйланылмаган, норматив база белән ныгытылмаган,- диде ул.
Әлеге мәсьәләне хәл итү юлы буларак, Рөстәм Миңнеханов эксперимент рәвешендә гамәлгә ашырыла торган арендалы торак турында әйтеп узды, тузган торакны социаль ипотека шартларында алмаштыруга аерым тукталды.

Гомумән алганда, ул, быел Татарстанда төзелеш тармагында эшнең нәтиҗәле башкарылуын, балалар бакчаларының, мәктәпләрнең, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары кебек объектларның күпләп төзелүен искәртеп:

- Бу юнәлештә эш җайга салынган, иң мөһиме - бу динамины саклау, кешеләр уңай үзгәрешләрне күрергә тиеш, - дип ассызыклады.
Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондының күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин билгеләп узганча, халыкны авария хәлендәге торактан күчерү буенча Татарстан - Россия төбәкләре арасында лидерлар рәтендә.
- Бүген авария хәлендәге торак кимеми, көннән-көн арта, шуңа бәйле рәвештә, Татарстан тарафыннан эксперимент рәвешендә файдаланыла торган арендалы торакка күчерүне хуплау һәм республиканың уңай тәҗрибәсен бөтен ил буенча җәелдерү зарур, - диде ул.

Фото: prav.tatar.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading