16+

Армиягә китә егетләр

Россия Кораллы көчләренә быелгы язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан армия хезмәтенә чакырылучы ир-егетләр башта Казандагы «Патриот» яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү һәм спорт-патриотлык республика үзәгенә туплана.

Армиягә китә егетләр

Россия Кораллы көчләренә быелгы язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан армия хезмәтенә чакырылучы ир-егетләр башта Казандагы «Патриот» яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү һәм спорт-патриотлык республика үзәгенә туплана.

Хәрбиләр сүзе
Республика хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләгәнчә, 2007 елда Крутовская урамында ачылган бу комплекс Россия оборона министрының 400 нче (2007 ел, 2 октябрь) әмеренә бөтен таләпләр буенча да җавап бирә. Егетләрнең әти-әниләренең, туганнарының күңеле тыныч булсын, «Патриот» үзәгендә тормыш-көнкүреш өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. 450 урынга исәпләнгән ашханәдә 3 мәртәбә туклану оештырыла. «Егетләр иртәнге 6 сәгатьтә уятыла, ә йокларга яту кичке 10 сәгатьтә. 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ата-аналар белән очрашу мөмкинлеге бирелә. Хәрби частьларга озату көнендә булачак солдатларга банк картасы һәм республика Хөкүмәтенең кәрәзле телефоннары бүләк ителә. Телефоннан аена 30 минут сөйләшү бушлай. Солдатларның хәрби хезмәтләре чорында банк карталарына ай саен 2 мең сум, ятимнәргә 3 мең сум акча күчерелә. Татарстан 63 хәрби часть белән шефлык элемтәләрендә тора. Ата-аналар борчылмасыннар, егетләребез дуслык-хезмәттәшлек элемтәләре урнаштырылган частьларда хезмәт итә», - диде Сергей Погодин.
«Патриот» үзәгендә залларга һәм йокы бүлмәләренә, бәдрәф тарафына видеокүзәтү камералары куелган. Моннан тыш, дежур офицерлар да тәртип саклый. «Елдан-ел тәртиплерәк һәм физик яктан сәламәтрәк егетләр килә. Эчке режим кагыйдәләрен тупас бозучылар юк», - диде Бөгелмә шәһәре хәрби комиссариатыннан вакытлыча эшкә чакыртылган подполковник Фәнил Закиров.
Егетләр җавабы
Түбән Кама шәһәре егетләренең дә кәефләре көр. «Үзебезнең шәһәрдә индустрия техникумын тәмамладым. Егет кешегә армия хезмәтен дә үтү кирәк дип саныйм», - диде Рамил Нуриев. «Монда мөнәсәбәт яхшы. Хәрби киемне дә үз үлчәмеңә туры килгәнен ашыкмыйча сайлап алырга була», - дип белдерде Айрат Хәбибуллин белән Булат Әхмәтов.
Хәзер армиядә аякка портянка чорнап азапланасы юк, оекбашлар бирелә. Егетләр, дулкынлана-дулкынлана хәрби кием кигәч, матурланып һәм җитдиләнеп китәләр.
Халык контроле
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская: «Җыелу пунктындагы егетләрнең хәлләрен күзәтчелектә тотабыз. Бу җәйдә Севастополь, Архангельск, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрдәге хәрби частьларга якташ солдатларның хезмәт шартларын карарга барачакбыз», - диде. «Татарстан Республикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитеты» иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев хәрби частьларга сәфәрләрдә комитет вәкилләре дә катнашачагын әйтте.
Әйдәгез, бер дога
«Патриот» үзәгендә гыйбадәтханә бүлмәләре дә булдырылган. Тимергали хәзрәт Юлдашев һәм атакай Михаил егетләргә рухи азык бирә. «Армиядә христианнар өчен дә, мөселманнар өчен дә дин тоту иреге һәм мөмкинлекләре бар. Без - Татарстан мөселманнары Россияне үз Ватаныбыз итеп саныйбыз. Аллага ышанган мөселман илен, җирен, ата-анасын сакларга тиеш. Димәк, Россия армиясендә хезмәт итү безнең бурыч, чөнки бу безнең туган җиребез», - диде Тимергали хәзрәт.
Җиңү солдатлары
«Бу чакырылыштагы якташларыбыз тарихи чорда - Җиңүнең 70 еллыгында армия хезмәте узачак. Барысы да өйләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде! - дип җылы теләкләрен белдерде республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин.
Белеп тор!
Сорау яки мөрәҗәгать ихтыяҗы туса, шушы телефоннар аша элемтәгә керергә мөмкин.
Казан гарнизоны хәрби прокуратурасы: 264-23-51;
Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты: 570-31-56;
Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының кыска санлы «Кайнар элемтә» телефоны: 05216.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading