16+

Артистлар «Тантана»ны көтеп ала

Халыкара театр көнендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында икенче мәртәбә «Тантана» фестивале узды. Әлеге чараны артистлар аеруча көтеп ала. Республика театрлары актерларының, җыелышып, бер-берсе белән күрешүе-очрашуы үзләре өчен дә бәйрәм сыман кабул ителә. Һәркайсының йөзендә елмаю. Алар үзләренең шатлык-сөенечләре белән уртаклашалар.

Артистлар «Тантана»ны көтеп ала

Халыкара театр көнендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында икенче мәртәбә «Тантана» фестивале узды. Әлеге чараны артистлар аеруча көтеп ала. Республика театрлары актерларының, җыелышып, бер-берсе белән күрешүе-очрашуы үзләре өчен дә бәйрәм сыман кабул ителә. Һәркайсының йөзендә елмаю. Алар үзләренең шатлык-сөенечләре белән уртаклашалар.

Ни кызганыч, бу сезонда театрларда югалтулар да шактый булды. Кичәдә безнең арадан киткән артистларны искә алырга да онытмадылар. Ниһаять, дулкынландыргыч мизгелләр якынлашты. Быел бүләкләргә кемнәр ия булыр? Һәркайсы үз театры, сәхнәдәшләре өчен җан атып утыра. Иң беренчеләрдән игълан ителгән «Дебют» төрендә Минзәлә Татар дәүләт драма театрыннан Ильяс Закиров белән Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт Яшь тамашачы театрыннан Рафил Галимуллин бүләкләнде. «Намус һәм тугрылык» төрендәге бүләккә СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров ия булды. «Иң яхшы курчак театры артисты» төрендә бүләк Рәмзия Фәйзуллина һәм Чаллыдан Ева Мингажевага тапшырылды. «Икенче пландагы хатын-кыз роле» төрендә җиңүче булып Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан Миләүшә Шәйхетдинова, «Икенче пландагы ир-ат роле»ндә исә Чаллы рус драма театрыннан Евгений Федотов танылды. «Иң яхшы хатын-кыз роле»нә Түбән Кама Татар дәүләт академия театрыннан Гүзәл Шәмәрдәнова, «Иң яхшы ир-ат роле»нә Чаллы рус драма театрыннан Сергей Заболотский ия булды. «Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы» төрендә бүләк М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрыннан Руслан Савденовка тапшырылды. «Иң яхшы актерлар ансамбле» төрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан Фирая Әкбәрова, Люция Хәмитова, Раушания Юкачева һәм Ләйсән Рәхимова бүләкләнде. «Ел вакыйгасы» төрендә исә М. Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры, «Милли классиканың яңача укылышы»нда Г.Камал исемендәге театр лаек дип табылды. Жюриның махсус бүләге М. Җәлил исемендәге театрдан Николай Андреевка һәм Качалов исемендәге рус Зур драма театры артисты Михаил Галицкийга тапшырылды.
Җиңүчеләргә 50шәр мең сум акчалата бүләк бирелде. Болардан тыш, театрга иң күп йөргән тамашачылар да ачыкланды. Алар: Казаннан Лотфулла Шәфигуллин белән Әлмәттән Илшат Мингәрәев.
Казан федераль университеты профессоры, академик Әнвәр Хуҗиәхмәтов исә яшьләргә үзенең бүләген дә булдырган. Ул бүләк белән бергә Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасын «Зәңгәр шәл» спектаклендә Мәйсәрә белән Булатны уйнаган Гүзәл Минаковага һәм Ирек Кашаповка тапшырды. «Тантана»да шулай ук яшь режиссерлар да бүләкләнде. Артистларны тәбрикләргә мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров та килгән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading