16+

АРТИСТЛАР УЕНЫНА ТАМАШАЧЫ ҮЗЕ БӘЯ БИРӘ

К.Тинчурин исемендәге фестиваль драматургның исемен йөрткән драма һәм комедия театрында 15 сентябрьдән 20сенә кадәр узды. Иң элек шуны әйтергә кирәк: ундүрт ел үткәрелми торганнан соң, фестивальне торгызу үзе фидакарьлек. Бу эштә башлап йөрүчеләрнең берсе Фәнис Мөсәгыйтов аны киләчәктә ел саен үткәрергә хыяллануларын да әйтте. Әлеге чараны оештыруда зур тырышлык куелуы...

АРТИСТЛАР УЕНЫНА ТАМАШАЧЫ ҮЗЕ БӘЯ БИРӘ

К.Тинчурин исемендәге фестиваль драматургның исемен йөрткән драма һәм комедия театрында 15 сентябрьдән 20сенә кадәр узды. Иң элек шуны әйтергә кирәк: ундүрт ел үткәрелми торганнан соң, фестивальне торгызу үзе фидакарьлек. Бу эштә башлап йөрүчеләрнең берсе Фәнис Мөсәгыйтов аны киләчәктә ел саен үткәрергә хыяллануларын да әйтте. Әлеге чараны оештыруда зур тырышлык куелуы...

Фестивальне торгызу үзе фидакарьлек
Фестивальне тинчуринлылар К.Тинчурин әсәре буенча куелган «Американ» спектакле белән ачып җибәрде. Күп кенә тамашачы аны, элек тә караган булуга карамастан, җылы кабул итте. Фестиваль К.Тинчурин исемендәге булгач, анда күрсәтелә торган спектакльләр дә әлеге авторныкы булырга тиештер, дигән уй башка килгән иде. Тик репертуардагы әсәрләрдән өчесе генә аныкы булып чыкты. Югыйсә авторның «Сүнгән йолдызлар», «Җилкәнсезләр», «Казан сөлгесе» кебек пьесалары куелса да урынлы булыр иде. Шулай да барысы да классик әсәрләр булуы үзен аклый кебек. Белгәнебезчә, классика теләсә кайсы чорда да үзенең актуальлеген югалтмый.
Максатым спектакльләргә бәя бирү түгел. Аларга бәяне Мәскәүдән килгән тәнкыйтьчеләр бирде. Әмма тамашачы күзлегеннән чыгып, кайбер спектакльләргә аерым тукталасы килә. Туймазы татар дәүләт драма һәм комедия театры күрсәткән М.Фәйзинең «Асылъяр» спектакле яртылаш концертны хәтерләтте. Артистларның залда җырлап утырулары спектакль белән бәйләнми дә сыман. Камаллылар уйнаган «Кыю кызлар» һәркемнең күңеленә хуш килгәндер. Андагы артистлар уены кызыклы. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев аны тамашачы зәвыгына туры килерлек итеп куйган. Соңгы елларда ул репертуардан төшми уйнала. Чаллылылар күрсәткән «Банкрот» спектакле дә уңышлы. Оренбурглылар Булат Бәдриев куйган «Хикмәтле доклад» спектаклен алып килгәннәр. Әгәр К.Тинчурин бу әсәрне үзе күрсә, танымас та иде. Заманча итәм, дип, классиканы шулкадәр үзгәртү кирәкме икән? Комедия дигәч тә, артистны сәхнәдә артык шамакайландыру килешеп бетми. Рольләрне биргәндә дә яшь үзенчәлекләре исәпкә алынмау сизелә.
Йә көләрлек, йә тетрәндерерлек спектакль булсын
Тамашачыны иң тетрәндергән спектакль Аяз Гыйләҗевнең Түбән Кама татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары тарафыннан куелган «Яра» әсәре булгандыр, мөгаен. Режиссер Рөстәм Галиев сәхнәләштергән бу спектакльне тамашачы тын да алмый карады. Андагы артистларның берсенең уенына да тел-теш тидерерлек түгел. Әби рольләрендәге Татарстанның атказанган артисты Гөлгенә Зәйнуллина һәм Дилә Карпова, бабай булып уйнаган Татарстанның атказанган артисты Рәис Галиев, солдатны башкарган Юрий Павлов, кыз ролендәге Физалия Гыйниятуллина һ.б. артистларга сокланып утырасың. Режиссер биредә халкыбызга сугыш чоры китергән яраларны төрле яктан күрсәтеп биргән. Гөлгенә театр училищесында укыган чагыннан ук әби ролендә уйный икән. «Бу рольне һәрвакыт еламыйча уйный алмыйм», - ди ул. Һәркемне тетрәндерде әлеге спектакль. Соңыннан, тәнкыйтьчеләр сүзен ишетәсе килеп, фикер алышуга керергә булдым. «Нинди тәнкыйть сүзе әйтерләр икән?» - дисәм, режиссерның Ананы бик өлкән итеп күрсәтүенә кисәтү ясадылар. Дүрт баласын фронтка озатып, аларны сугыштан соң да көтеп яшәгән ананың нинди хәлдә булуын, ул чорда авыл кешесен кайгы-хәсрәт ничек картайтуын күз алдына китердеме икән алар?! Гомумән, читтән килгән тәнкыйтьчеләр татар халкының яшәешен, аның гореф-гадәтләрен аңламыйча тәнкыйтьләргә яраталар. Шунда берсе эчеп, тәмәке тартып сәхнәдә алпан-тилпән килеп йөргән хатын-кыз уйнавы ошаганын әйтте. Артист ничек кенә уйнаса да, безнең тамашачы андый рольне кабул итә алмый шул. Теләсә кайсы актер ул образны шундый ук итеп сурәтләп бирер иде, дип уйлыйм.
Кариевлылар күрсәткән, Н.Исәнбәт әсәре буенча куелган «Җиде кыз» спектакле дә мактауга лаек. Ринат Әюпов аны үзенчәлекле итеп эшләгән.
Гомумән, тәнкыйтьчеләр тарафыннан объектив фикер ишетәсе килә. Шуңа күрә, жюрида да телебезне аңлаган, безнең гореф-гадәтләр белән таныш булган тәнкыйтьчеләр утырсын иде ул.
Әлмәтлеләр К.Тинчуринның «Назлы кияү» әсәре белән килгән иде. Уфа «Нур» татар дәүләт драма театры Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектаклен тәкъдим итте. Хаҗи ролендә әсәрнең режиссеры, Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев үзе уйнады. Аның белән бергә, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Сәвия Сираева үз ролен искиткеч осталык белән башкарды. Башка артистларның уены да тамашачыда соклану уятты. Спектакльдән соң да халыкның аларны урыннарыннан кузгалмыйча алкышлавы шуны раслады. Биредә җыр аша сөйләшүләр дә урынлы кабул ителә. Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, хәтта кайбер өлкән артистларның: «Менә ичмасам спектакль!» - дигән сүзләре үзе үк зур бәя сыман яңгырады.
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының Г.Исхакый әсәре буенча Ринат Әюпов сәхнәләштергән «Сөннәтче бабай»ы да мактауга лаек. Теләсә кайсы мөселман илендә күрсәтерлек спектакль ул. Баш рольдә уйнаган Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин уены тамашачыга аеруча тәэсир итә.
Тамашачы өчен тәнкыйтьче фикере кирәкми. Аның өчен тетрәндерерлек йә булмаса рәхәтләнеп көләрлек спектакль булсын. Залда беркемне дә мәҗбүри кул чаптыра алмыйсың. Спектакльгә, артистлар уенына тамашачы үзе бәя бирә.
Әлеге фестиваль хакында танылган театр тәнкыйтьчесе, профессор Ильтани Илялова, үз фикерен белдереп, болай ди: «Биредә караган спектакльләр, әллә кайчан язылуга карамастан, аларда бүгенге көн проблемасы. Бүген халыкны нәрсә борчыганын беләсез. Акча өчен талаш, сугыш, караклар... Сыйфатларына килгәндә, спектакльләрнең куелышлары төрлечә. Уңышсызлары да бар. Репертуарда озак еллар барган спектакльләрдән «Сөннәтче бабай», «Яра», «Банкрот» таушалмаган. Бу актерларның, режиссерның эшләвеннән килә. Миңа «Хикмәтле доклад»ның чишелешен таба алмаулары кызганыч. Спектакль барып чыкмаганга артистларның гаебе юк. Шулай да классика кую бик кирәк. Бөтенкешелек проблемалары һәрвакыт күтәрелергә тиеш. Киләчәктә катнашучыларга акчалата бүләкләр бирү турында да уйларга кирәктер».
Фестивальдән соң, театр директорлары һәм режиссерлар катнашында сөйләшү узды. Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрдәнов: «Киләчәктә һәр театр К.Тинчуринның берәр әсәрен сәхнәләштерсен иде», - дигән теләген ирештерде.
К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин исә: «Республикада театр фестивальләрен җәелдерергә кирәк», - дип белдерде. - Бу һич тә «Нәүрүз» фестиваленә капма-каршы дигән сүз түгел. Туфан Миңнуллин исемендәге фестиваль дә оештырырга кирәк.
Режиссер Ринат Әюпов әйтүенчә, әлеге фестивальдә бары тик сыйфатлы спектакльләр генә күрсәтелергә тиеш. Республикадан читтәге театрларның җитәкчеләре, артистлары бу фестивальнең озын гомерле булуын теләделәр. Фестивальдә катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Йомгаклау концертында театр артистлары үз осталыкларын да күрсәтте.
Ябылу тантанасында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова әлеге фестивальнең дәвамлы булачагына ышанычын белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading