16+

Артык мактыйсым килмәсә дә...

Россиябез инде ничәмә дистә еллар буе Европа илләре артыннан куа. Сәясәт, мәдәният, икътисад… Хәер, нигә санап утырам әле, барлык өлкәләрдә дә диярлек Европаны үрнәккә куеп, Россия шундагыдай тормыш дәрәҗәсенә омтыла. Мәйданы ягыннан иксез-чиксез Россиябезнең «уч төбенә генә сыярлык» Европа күптән инде илебез үсешенең стимулына әйләнде. Евростандартлар буенча төзелеш эшләре, евросыйфатлы...

Артык мактыйсым килмәсә дә...

Россиябез инде ничәмә дистә еллар буе Европа илләре артыннан куа. Сәясәт, мәдәният, икътисад… Хәер, нигә санап утырам әле, барлык өлкәләрдә дә диярлек Европаны үрнәккә куеп, Россия шундагыдай тормыш дәрәҗәсенә омтыла. Мәйданы ягыннан иксез-чиксез Россиябезнең «уч төбенә генә сыярлык» Европа күптән инде илебез үсешенең стимулына әйләнде. Евростандартлар буенча төзелеш эшләре, евросыйфатлы...

Европа дәрәҗәсе безнең илнең һәр почмагында шулкадәр идеальләштерелә ки, үз гомерендә чит илгә түгел, Россиянең берәр зуррак шәһәренә дә аяк басмаган авыл агаеның: «Их, кайчан Европача яши башларбыз инде!» - дип уфтанып куюына да аптырамассың хәтта.
Европа илләрендәге яшәеш сыйфаты хакында телевизион тапшырулар карап, кеше сөйләгәннәрдән ишетеп колаклар күптән «тук». Ул ишеткәннәрнең барысын бергә укмаштырсаң, Европа дөньяның әкияти бер почмагы булып күз алдына килеп баса - рәхәт, мул тормыш, идеаль тәртип, акча күп, өс бөтен, тамак тук, кайгы-хәсрәт юк һ.б. Бу мөмкинме икәнни соң?! Ышануы да кыен. «Йөз мәртәбә ишеткәнче, бер мәртәбә күрүең хәерлерәк», - ди мәкаль. Европаның тәрбия һәм тәртип ягыннан, мөгаен, иң «европалы» (ягъни, идеаль) иле булган Германиядә өч айга якын торып кайткач, ул ишеткәннәрнең кайсы дөрес, кайсы уйдырма булуы турында азмы-күпме фикер йөртә аламдыр дип уйлыйм.
Кешене кешегә санаучы ил
Германиягә аяк баскач, иң беренче үзен сиздергән нәрсә ачык, риясыз мөнәсәбәт булгандыр, мөгаен. Казан аэропорты белән Франкфурт аэропортын икесен ике дөнья, дияр идем. Зурлыгы ягыннан яисә матурлыгы, чисталыгы, пөхтәлеге ягыннан түгел, эшчеләренең пассажирларга карата эчкерсез теләктәшлек белдерүендә, чын күңелдән ярдәм итүендә, ачык йөз, ягымлы карашта сизелә бу. Алайса, Казан аэропортында елмаеп каршы алуга һәм хәерле юл теләп озатып калуга бизнес-класс белән сәфәр кылучылар гына лаек, ахры, дигән фикер туган иде.
Аэропортта гына түгел, кунакханә, кибет хезмәткәрләреннән дә, хәтта урамда да бер ачулы караш, канәгатьсезлек чаткылары күрмәдем. Хастаханәләрне әйтәсе дә юк! Үзебезнең күпчелек хастаханәләрдәге чиратлар, этеш-төртеш, табиб белән пациент арасындагы хөрмәтсез мөнәсәбәт, табибларның һәрчак талчыккан, кырыс чырайларына ияләшкәнгә, андагы хастаханәләрдәге тәртип, авыру артыннан тәрбия кылу дәрәҗәсе шаккатырды. Табиблар һәрбер процедураны пациент белән киңәшләшеп билгели, көненә берничә тапкыр кереп, хәлеңне белә; шәфкать туташлары иртә дими, кич дими, чакыру төймәсенә басуга елмаеп, йөгереп кереп җитәләр. Реабилитация сырхауханәсендә ятканда, хезмәткәрләрнең дә, бүтән дәваланучыларның да очраган саен елмаеп исәнләшеп үтүләре, гел ярдәм итәргә ашкынып торулары беренче мәлдә ятрак тоелган иде, тора-бара ияләшеп беттем. Яхшыга тиз ияләшәсең, начарга тиз өйрәнәсең, диләрме әле?
Мине иң шатландырганы шул булды: Германиядә инвалид арбасына утырган көе дә үзеңне башкалардан үзгә, ким итеп сизмисең. Бездә урамга чыксаң, кызганулы карашлар, синең турында пышылдаулар башлана, ә анда инвалид арбасында утыручы гап-гади кеше сыман кабул ителә. Булышуга мохтаҗ чакта ярдәм кулы сузу дәрәҗәсе һәм сыйфаты да бөтенләй икенче. Мисал өчен, арбалы инвалид автобуска утырасы булса, шофер беренче эш итеп, аңа керергә ярдәм итә, калган пассажирлар соңыннан гына керә. Шундый бер хәл дә булды: бервакыт автобуска утырганда, йөртүчесе күрмәмешкә салышып, ярдәм итмәгән иде. Икенче көнне пассажирлар арасында булган бер ханым сырхауханәгә шалтыратып, минем ничек кайтып җитүем турында кызыксынган, автобус йөртүчесенә карата транспорт оешмасына зар язуын да әйткән. Ә теге шофер һәрчак дәррәү кубып, ярдәм итәргә әзер торган немец халкы арасында «көтүне буклаучы» азларның берсе булгандыр, мөгаен. Ә бәлки милләте буенча рустыр да әле!
Шунысын да әйтергә кирәк: бездә инвалид маршрут автобусына утыру түгел, уңайлыклар булдырылмаганга, рәхәтләнеп урамга да чыгып йөри алмый, ә Германиядә арбасына утырып, теләгән җиренә сәфәр кыла ала - бөтен җирләр инвалидлар өчен дә җайлаштырылган.
Аяк асты чиста келәм сыман
Германиядә урамнардагы, бина эчләрендәге чисталык, пөхтәлеккә таң калырлык. Үтеп йөри торган бөтен җирләргә асфальт яисә таш җәелгән булганга, анда яңгырдан соң да бернинди пычрак, шакшы сулы күлдәвекләр юк. Өйгә кергәч, аяк киемеңнән келәмгә тузан да төшми хәтта. Халык чүпне дә чүп әрҗәләренә генә ыргыта, якында гына булмаса, әрҗә очратканчы, аны букчасына салып йөртә. Менә шундый тәрбия! Мин дә ияләшкән «худтан», Казанга кайткач та юл буе кәгазь йомарламын учымда тотып барганмын. Онытканмын бит бездә аны теләсә кая ташлап калдырырга «яраганлыкны»!
Инде кайту юлы телгә алынгач, читкә киткәнче, юл мәсьәләсенә дә тукталыйм. Бусы өч ай буена шәп юлларга күнегеп беткән бил һәм арт сан зары. «Германиянең шоп-шома, тип-тигез юлыннан Россиянең ярымҗимерек, чокыр-чакырлы юлларына килеп кергәч, үзеңне оҗмахтан тәмугка эләккән сыман хис итәсең. Шунысын да әйтергә кирәк: күпчелек Европа илләрендә түләүле юллар байтак, ә Германиядә барлык трассалар да бушлай.
Авыл белән авыл аермасы
Авыллар мәсьәләсендә дә аерма шундыйрак. Сүз дә юк, безнең авыллар үзләренчә ямьле, әмма һәр авылыбызга хас ташландык, ярымҗимерек, ишегалдын кеше буе чүп үләне баскан йортлар, кыйшайган капка-коймалар, бакча артындагы тирес өемнәре бер дә күңелле манзара түгел. Германия авыллары исә төзек, пөхтә, гадәттә, берничә катлы йортлардан, тигез асфальтлы юллардан, үләне купшы итеп кыркылган ишегалларыннан, балалар өчен корылган уен мәйданчыкларыннан гыйбарәт. Безнең үлеп баручы авылларны андагы бәләкәй авыллар белән генә чагыштырганда да җир белән күк аермасы.
Картлык менә кайда шатлык
Мин реабилитация узган сырхауханәдә 70-80 яшьлек әби-бабайлар бихисап иде. Алар шәһәр буенча велосипедка атланып хәрәкәт итәләр; кызу дими, яңгыр дими, көннәр буе бассейннан чыкмыйлар, кичләрен җыелышып йә кафеда утыралар, яисә, бизәнеп-ясанып, картлар өчен махсус оештырылган дискәтүкләргә юл тоталар. Бездә андый тормыш рәвеше алып баручы әби-бабайлар бардыр дип күз алдына китерүе дә кыен.
Бу немец әби-бабайлары арасында 1941 елдагы сугышта катнашучылар да бардыр инде, дип уйлап, ул хакта массаж ясаучы бер рус хатыныннан кызыксындым, русларга карата мөнәсәбәтләре нинди булуын сорадым. «Алар монда күп, әмма берсенең дә руслар турында начар сүз әйткәнен ишеткәнем булмады. Кайберләренең, киресенчә, русларны хөрмәт итүләре, тоткынлыкта чакта үзләренә карата булган яхшы мөнәсәбәт турында сөйләгәннәре бар», - дип җавап бирде инде 10 елдан артык Германиядә яшәүче Земфира исемле бу хатын.
Авырый калсаң да куркыныч түгел
Һәм, әлбәттә, Германиядә иң югары мактауга лаек нәрсә - ул бу илнең медицинасы. Немец табиблары иң катлаулы операцияләргә алынып, аларны яхшы башкарып чыгалар. Юкка гына Германия медицинасы дөньякүләм макталмый бит! Минем хәлне генә дә мисалга китерсәң була: Россия, Украина, Япония, Финляндия, Англия, Испаниянең алдынгы сырхауханәләре мине дәвалаудан баш тарткач, Германиянең әллә ни зур булмаган Хайдельберг шәһәренең Университет клиникасы табиблары операциягә алынып, аны уңышлы эшләп чыгып, яман чирдән азат иттеләр, тиздән аякка басачагыма өмет бирделәр. Аларга бик рәхмәтлемен!
Чит ил гражданнары өчен Германия медицинасы бик кыйбатлы, әлбәттә. Немецларның үзләре өчен дә дәвалар бушлай түгел. Моның өчен алар һәр хезмәт хакларының күпмедер өлешен (ялгышмасам, 15 процентын) хастаханә кассаларына күчереп барырга мәҗбүр. Аның каравы, чирләп киткән очракта, ул хастаханәгә, табибларга кесәсеннән бер тиен дә чыгармый һәм даруханәдән дарулар сатып алганда, препарат бәясенең аз өлешен генә үзе түли. Мисал өчен, гаиләсе белән Чаллыдан күченеп килеп, 11 ел буе Германиядә яшәүче Иван абый оныгының кан куермау чире белән авыруын һәм аена һәркайсы 500 евро (якынча 20 мең сум) торучы өчәр уколны тулаем хастаханә кассасы каплап барганын сөйләде. «Россиядә нишләп беткән булыр иде балабыз, ул уколларга минем мондагы хезмәт хакым да җитми», - дигән иде Иван абый.
Хастаханәләрдә ришвәтчелек, табиб кесәсенә акча салу турында сөйләп тору да урынсыз. Андый хәлләр була калса, алай гына да түгел, табиб яисә шәфкать туташы авыруны тиешенчә тәрбия кылмаса, начар мөгамәләдә булса, алар шунда ук эш урыннарыннан очачак.
Ә Россия
гел үз репертуарында
Германиядән ул ил турында менә шундый уңай, уңай гына да түгел, сокланырлык фикерләр багажы белән кайтып төштем. Ишеткәннәрем хак булып чыкты. Юкка гына Россия Европа илләре артыннан кумый икән. Германиядәге тормыш дәрәҗәсе, хезмәт күрсәтүләр нәкъ әкияти үк булмаса да, әкияткә бик нык охшаган.
Ә Россиянең Россия икәне Казан аэропортына килеп төшүгә үк үзен сиздерде. Германиядәге тынычлык, тәрбиялелек, бер-береңә ярдәмләшеп яшәү мохитеннән самолетта очканда да айнымаган идем әле, аэропортка төшеп утыргач, аэропорт хезмәткәрләре ул халәттән тиз чыгарды. Эш шунда: мин коляскалы инвалид булуым турында берәр җиргә очканда авиакомпаниягә алдан хәбәр итеп куярга тиешмен, алар исә озатып калу һәм каршы алу хәстәрен күрергә бурычлы. Шулай эшләдем дә, авиакомпаниягә берничә атна кала да, онытмасыннар өчен, бер тәүлек алдан да шалтыраттым, алар барысы да тәртиптә дип ышандырдылар. Германиядән озатканда, бу хезмәт югары дәрәҗәдә күрсәтелде: ике таза немец ир-аты коляска белән самолетка күтәреп кертеп куйдылар үземне. Ә Казанга килеп төшкәч, аэропорт эшчеләренең коляскалы инвалидны каршы алырга әзер булмаулары ачыкланды. Салонда берүзем утырып калгач, яныма бер хатын керде:
- Сез инвалидмы, әллә берәр нинди һәлакәттән соңмы?
- Инвалид, операциядән соң.
- Баса аласыздыр ич?
- Юк.
- Бер аякта булса да сикереп чыгып карагыз инде.
- Мин бөтенләй йөри алмыйм.
Ахыр чиктә йөкче бер ир, көтеп утыручыларның кызыксынулы карашлары астында, мине аркасына атландырып алып чыкты. Инвалид булуымнан моның кадәр гарьләнгәнем юк иде әле.
Менә шундый хәлләр. Кайчандыр безгә сугыш игълан иткән, шуның аркасында миллионлаган милләттәшләребез, шул исәптән үземнең карт бабаем, туганнарым да һәлак булган илне алай мактыйсым килмәгән иде дә бит. Әмма фактлар фактлар булып кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading