16+

Аттестатлар үзгәрә

Мәгариф турында яңа закон кабул ителүгә күп вакыт та узмады, эреле-ваклы яңалык-үзгәрешләр күренә дә башлады. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтындагы мәгълүматтан күренгәнчә, бу юлы үзгәреш җилләре мәктәп аттестатларына кагылачак икән. Киләсе уку елыннан укучыларга яңа төрдәге документ тапшыра башлаячаклар. Үзгәреш аттестатның үлчәменә дә, тышлыгының төсенә дә кертелә. Яңа документ...

Мәгариф турында яңа закон кабул ителүгә күп вакыт та узмады, эреле-ваклы яңалык-үзгәрешләр күренә дә башлады. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтындагы мәгълүматтан күренгәнчә, бу юлы үзгәреш җилләре мәктәп аттестатларына кагылачак икән. Киләсе уку елыннан укучыларга яңа төрдәге документ тапшыра башлаячаклар.
Үзгәреш аттестатның үлчәменә дә, тышлыгының төсенә дә кертелә. Яңа документ кечерәк форматта, ачылган килеш 233х163 миллиметр зурлыкта булачак икән. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар - шәмәхә, ә «бик яхшы» билгесенә генә укучылар кызыл төстәге аттестатка ия булачак. Моңарчы тугызларның документы соры һәм яшел төсләрдә иде. Унберенчеләр - зәңгәрсу, көмеш һәм алтын медальгә лаек булучылар кызыл төстәге аттестат алачак. Әлегә кадәр аларга зәңгәр һәм чия төсендәгеләр тапшырылды. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары инде хәзер «иске» тамгасы тагылган аттестатлар белән чыгып китәчәк әле.
Аттестатлар компьютерда махсус модуль ярдәмендә рус телендә тутырылачак. Документның чынмы-түгелме икәнен тикшерү дә җиңелләшә, диелә министрлык сайтында. Махсус кәгазьдә бастырылган документта күренмәс җепселләр булачак, чынын шулар ярдәмендә ачыкларга мөмкин икән. Тышлыкның алгы ягын Россия гербы бизиячәк. Хәер, монысы яңалык түгел инде - хәзерге аттестатларда да шулай ук бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading