16+

Аттиладан Президентка кадәр...

РФ Дәүләт Думасы депутаты, элеккеге ТР авыл хуҗалыгы министры һәм Нурлат районының элеккеге хакимият башлыгы, гомумән, танылган шәхес Фатих Сибагатуллинның ТР Язучылар берлегендә «От Аттилы до Президента» (1, 2 том) һәм «Великие татары - строители и защитники Государства Российского» китапларын тәкъдир итү кичәсе булды, дип хәбәр итә Язучылар берлегенең матбугат...

Аттиладан Президентка кадәр...

РФ Дәүләт Думасы депутаты, элеккеге ТР авыл хуҗалыгы министры һәм Нурлат районының элеккеге хакимият башлыгы, гомумән, танылган шәхес Фатих Сибагатуллинның ТР Язучылар берлегендә «От Аттилы до Президента» (1, 2 том) һәм «Великие татары - строители и защитники Государства Российского» китапларын тәкъдир итү кичәсе булды, дип хәбәр итә Язучылар берлегенең матбугат...

Язучы булмаган кешене китап чыгарырга нәрсә этәргән? Бу сорауга Фатих Сибагатуллин: «Мин яулап алынган татарларны «кыздыру» белән килешә алмый идем. Кайбер кешеләр белән киңәшкәч, татарлар турында дөреслекне - хаклыкны сөйли торган китап чыгару теләге туды. Нәтиҗәдә 3 китап чыкты. Киләсе китап «Татарлар һәм яһүдләр» дип аталачак. Ул да татарларның тарихы, дине, гомумән, милләтебез турында булачак», - диде.
Авторның әлеге хезмәтләрендә танылган галимнәр тикшеренүләреннән, беренчел чыганаклардан алынган популяр тарих сәхифәләре урын ала. Аларда төрки халыклар язмышы, төрки халыклар төзегән дәүләтләр турында бәян ителә. Һәм иң мөһиме - булып узган һәр вакыйгага авторның үз фикере, үз карашы да бирелә.
Кичәне шагыйрь Роберт Миңнуллин алып барды. Язучылардан Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим, Вахит Имамов һәм Зәки Зәйнуллин, галимнәр, тарих белгечләре китап турындагы фикерләрен әйттеләр. Фәннәр академиясенең вице-президенты, тарихчы Рафаэль Хәкимов Фатих Сибагатуллинның китапларын уңай бәяләп: «Безнең тарих искиткеч тирән һәм катлаулы. Фатих Сибагатуллин безнең белән киңәшеп эшләде. Нәрсәсе белән кыйммәтле соң бу китаплар? Фән кешеләренең язганын гади кеше түгел, хәтта белгеч тә авырлык белән укый. Без төрле чыганакларны, бөтен фикерне бирергә тиеш, шунсыз булмый. Халыкка гади тел кирәк. Ә менә мондый китаплар безнең фикерләрне, автор фикерләрен халыкка җиткерә. Мондый китапларны укып та, аңлап та була», - дип белдерде.
Шагыйрь Разил Вәлиев тә язучы һәм тарихчы булмаган кешенең тарих китаплары язуының язучылар өчен бер үрнәк гамәл икәнлеген искәртеп үтте.
«Татарлар, бер-берегезгә дуслыкта, туганлыкта яһүдләрдән үрнәк алыгыз. Яһүдләр гомер буе бер-берсе белән тотынышып, үзара ярдәмләшеп яшәделәр. Ә менә татарлар...» - дип тәмамлады сүзен Фатих Сибагатуллин.
Әлегә кадәр без яулап алучылар тарафыннан язылган тарихны укып яшәсәк тә, әлеге китапларның булуы бөтенләй тарихсыз калмавыбызны тагын бер кат искәртә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading