16+

Авария хәлендәге тораклардагылар күчерелә, ятимнәр фатирлы була

Татарстанда 2015 елның 1 млн 837,7 мең кв м торак файдалануга тапшырылды, бу еллык биремнең 76,6 процентын тәшкил итә. Шул исәптән соңгы 2 атна эчендә 99,9 мең кв м торак файдаланылышка тапшырылган.

Авария хәлендәге тораклардагылар күчерелә,  ятимнәр фатирлы була

Татарстанда 2015 елның 1 млн 837,7 мең кв м торак файдалануга тапшырылды, бу еллык биремнең 76,6 процентын тәшкил итә. Шул исәптән соңгы 2 атна эчендә 99,9 мең кв м торак файдаланылышка тапшырылган.


Социаль ипотека программасы буенча республикада 22 октябрьгә гомуми мәйданы 160,3 мең кв метр булган 2 мең 719 фатирлы 114 йорт файдалануга тапшырылган.

2015 елда аренда торагы төзелеше программасы кысаларында гомуми мәйданы 71 мең 399 кв м булган 21 торак йорт төзү планлаштырыла. 22 октябрьгә гомуми мәйданы 27 мең 804 кв м булган 6 йорт файдалануга тапшырылган.

Республикада Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы гамәлгә ашырыла. 161 ветеран өчен 23 йорт төзелә. 12 объект югары дәрәҗәдәге әзерлектә булса, тагын 10 объект уртача әзерлектә, ә 1 объектта әзерлек дәрәҗәсе түбән.

2015 елда дәүләт контракты кысаларында ятим балаларны һәм ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча 331 ятим бала өчен торак урын сайлап алынган һәм беркетелгән.

22 октябрьгә республикада Татарстан Республикасында беренчел медик-санитар ярдәмне модернизацияләү; районнарда универсаль спорт мәйданчыклары; участок полиция вәкаләтле хезмәткәрләре өчен торак төзү программалары тәмамланган.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү һәм ятим балаларны һәм ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә аеруча игътибар бирергә кушты.


Фото: kazan-day.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading