16+

Автомобилеңне шәһәр үзәгендә калдырма

Казанда теркәлгән транспорт чараларының саны 300 мең берәмлектән артып китте.

Автомобилеңне шәһәр үзәгендә калдырма

Казанда теркәлгән транспорт чараларының саны 300 мең берәмлектән артып китте.

Тар урамлы һәм «боҗра» рәвешендә төзелгән шәһәр өчен автомобильләшү шаукымы четерекле мәсьәләгә әверелә башлады. Дөрес, Казанда 12 юл-транспорт чишелеше, 50дән артык автопаркинг сафка басачак. Ләкин әлегә аларның берничәсе генә әзер. Шунлыктан, шәһәрнең үзәк урамнары, хәтта Ирек мәйданы да тоташ автомәйданчыкны хәтерләтә. Сул як Болак һәм Уң як Болак урамнарының болай да тар юллары читләренә буеннан-буена автомобильләр куелган. «Бер рәтне алу биредә транспорт агымын үткәрүчәнлекне яртылаш киметә. Әле кайбер мәнсезләре автомобиленең авария утларын кабызып, икенче рәткә үк туктый. Болай ярамый, юл хәрәкәтендә үзара хөрмәт булырга тиеш», - ди Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Мәсгуть Мифтахов.
Кышкы чор транспорт хәрәкәтен бермә-бер кыенлаштыра. Янә катлаулы хәл: шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Лобов әйтүенчә, юл читләрендә калдырылган автомобильләр урамнарны кардан чистартканда махсуслаштырылган техникага комачаулый. Шәһәр үзәгендәге ГУМ кибетенең, Үзәк колхоз базарының, «Кремль» метро станциясенең түләүле җир асты паркингларыннан файдаланырга мөмкин. Үзәк стадион каршындагы иркен биләмәдә автомобильләрне, гомумән дә, түләүсез калдырырга була.
Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте хәбәр итүенчә, быелның ун көнендә генә дә үзәк урамнар юллары читләренә куеп калдырылган 59 автомобиль штраф мәйданчыгына алып кителгән. Эвакуатор машинасын күреп, килеп өлгерсә дә, 10 автомобиль хуҗасына штраф салынган. Башкаланың үзәк урамнарында рөхсәтсез урында, шулай ук транспорт хәрәкәтенә комачаулык тудырып калдырылган автомобильләрне штраф мәйданчыгына эвакуацияләү чаралары дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading