16+

Авылга кайт, миллионер булырсың

Яшь табибларны авылга эшләргә кайтырга үгетлиләр. Кызыксындыру чарасы да каралган.

Авылга кайт, миллионер булырсың

Яшь табибларны авылга эшләргә кайтырга үгетлиләр. Кызыксындыру чарасы да каралган.


Авылга кайтып эшләргә ризалык биргән яшь белгечләргә 1 миллион 100 мең сум күләмендә акча түләячәкләр. Бу турыда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов хәбәр итә. Аның сүзләренчә, бу акчалар 35 яшькәчә булган, авыл җирендә 5 ел эшләргә ризалык биргән яшь табибларга биреләчәк. 1 миллион сум федераль бюджеттан бүленеп бирелсә, 100 мең сум республика тарафыннан түләнәчәк.
Авылга эшләргә кайткан яшь табиб, куелган шартларны үтәмәгән очракта, әйтик, ул авылда 5 елдан азрак эшләсә, түләнгән әлеге акчаларны кире кайтарырга тиеш була.
Министр әйткәнчә, бүгенге көндә Татарстан авылларында эшләү өчен 80 табиб кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading