16+

Авылга кайтырга телиләр, ләкин эшләргә түгел

Һәр атна саен шимбә, якшәмбе килеп җитүгә, машиналар, ташкын булып, бер-бер артлы шәһәрдән «кача» башлый. Шәһәр халкы атнаның шул ике генә көнен булса да, рәхәтләнеп авыл һавасын сулап, иркендә, табигатьтә үткәреп калырга тырыша. Шуңа күрә җомга көнне Казанны чыкканда зур бөкеләр хасил булса, якшәмбе көнне исә, киресенчә, кич белән шәһәргә...

Авылга кайтырга телиләр, ләкин эшләргә түгел

Һәр атна саен шимбә, якшәмбе килеп җитүгә, машиналар, ташкын булып, бер-бер артлы шәһәрдән «кача» башлый. Шәһәр халкы атнаның шул ике генә көнен булса да, рәхәтләнеп авыл һавасын сулап, иркендә, табигатьтә үткәреп калырга тырыша. Шуңа күрә җомга көнне Казанны чыкканда зур бөкеләр хасил булса, якшәмбе көнне исә, киресенчә, кич белән шәһәргә...

Авыл үзенә тарта шул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ук теләмичә генә (чөнки эш юк) шәһәргә чыгып китеп, күп еллар монда эшләп, бүген инде урта яшьләргә җиткән апа-абыйларда исә авылны сагыну хисе тагын да көчлерәк.
Соңгы вакытта, шәһәрдән туеп, яңадан авылга кайтып төпләнергә җыенучылар турында да күп ишетелә башлады. Торыр өчен йорт яки җир сатып алыр идек кебек эчтәлектәге белдерүләр дә күренгәли. Әмма авылда йорт сатып алу гына кыенрак шул. Күп районнарда һәм авылларда буш өйләр тулып ята анысы, әмма аларны сатарга җыенган кеше генә юк. Сәбәбе исә күп очракта бер генә - киләчәктә бу йортларда хуҗалар үзләре үк кайтып яшәргә җыена, ягъни алар вакытлыча гына бушап тора. Университетта бер төркемдә укыган иптәш кызымның әти-әниләре дә авылда торырга кайтырга җыена. Алар да нәкъ шундый ук хәлгә юлыктылар: беркем дә авылдагы өен сатарга ашыкмый.
Авылларга буш өйләрнең хуҗалары кайтса да, бу эшче көчләр арта дигән сүз түгел инде, билгеле. Алар шул үз хуҗалыкларында гына эшләп яшәргә кайталар. Шулай да көннәрдән бер көнне һәр буш йорт яңадан матураеп, балкып китсә, хәзерге вакытта тынып калган күп кенә авылларга да җан керер иде. Халык кайтам, яшим дип торганда, аның сакланачагына да өмет зур әле.
PS. ...Ә авылга мин дә кайтып килдем. Бер дә тик ятмыйлар анда. Кышның ахыргы аеның тәмен белеп калырга теләгәндәй, бала-чагаларның бөтенесе урамда иде - чаңгы шуалар, уйныйлар... Көне дә рәхәт, җылы, кояшлы. Кичләрен дә моңаеп утыра торган түгел: хәзер халык ике атна саен концерт тамашасы карарга йөри. Түбәдән кар төшерү, канаулар казу кебек эшләр әле бераз гына көннәр җылытуын көтеп тора. Ә халык, туфрак әзерләп, помидор орлыклары чәчеп мәш килә...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading