16+

Авыр, ләкин мактаулы...

Мәктәптә укыган чакта яраткан укытучыларыбызның берәр истәлекле көненә котлау язсак, аның: «Авыр, ләкин мактаулы эшегездә зур уңышлар телибез!» - дигән сүзләр белән башланып китүе күңелгә кереп калган.

Авыр, ләкин мактаулы...

Мәктәптә укыган чакта яраткан укытучыларыбызның берәр истәлекле көненә котлау язсак, аның: «Авыр, ләкин мактаулы эшегездә зур уңышлар телибез!» - дигән сүзләр белән башланып китүе күңелгә кереп калган.

Мәктәп елларында һәр адымыбызны күзәтеп, ярдәм итәргә тырышкан олуг затларыбызны искә төшерергә вакыт җитте. Иртәгә 5 октябрь - Укытучылар көне. Мәктәптә алган белем һәркөнне кирәк югыйсә. Ел буе онытып торып, шушы көнне генә котласак та, аларның күңелләре күтәрелеп китәр, хезмәтләренең эзсез югалмаганын белеп шатланырлар иде. Укытучылар күп очракта үзләре дә, яхшы мәгънәсендә, бала кебек самими, киң күңелле була. Әмма шушы киң күңеллелекне кайчагында өстәгеләр үзләренә файдага кулланалар да. Безнең камил дәрәҗәгә диярлек җиткән совет укыту системасына бүгенге макталган капитализмда даими рәвештә үзгәрешләр кертеп, кырмыска оясына таяк тыккалап торалар. Реформалар гел үткәрелеп килә. Бердәм дәүләт имтиханы кертелү, бер-ике фәнне генә күтәрү башка имтихан бирәсе булмаган фәннәрнең әһәмиятен югалтуга китерә. Бөтен кеше дә математика һәм рус телен генә өйрәнә. Ә география, биология, татар теле һәм физика кебек тормыш өчен кирәк булган фәннәр читтә каламы? Аларны сиңа, имтихан бирергә кирәкмәсә, өйрәнмәсәң дә буламы? Бүгенге хәл ата-аналарда да, балаларда да шундый фикер тудырмыймы икән?! Илебез, үз фәнен генә белеп, дөнья турында күзаллавы булмаган мокытларга мохтаҗмы икән? Аннары мәктәпләрдә еш кына кыскартулар да үткәрелеп тора. Акча янга кала, имеш. Мәгарифкә акча кызганган дәүләтне аңламыйм мин. Мәгариф системасы никадәр югарыга күтәрелсә, дәүләт тә шулкадәр көчлерәк була бит югыйсә. Укытучыларны даими рәвештә тикшереп, тырнак астыннан кер эзлиләр дисәм дә, ялгыш булмас. Дөресен генә әйткәндә, күңел биреп эшлисе, балаларга белем һәм тәрбия бирәсе вакытта алардан дәрес планы, еллык план, тагын әллә нинди кәгазьләр таләп итәләр. Әйе, укытучы ул милләтебезгә, илебезгә нигез салучы да булып тора. Шуңа аны даими күзәтеп торулары берьяктан аңлашыла да кебек. Совет чорында да милли идеологияне мәктәп салган, мәктәп тәрбияләгән. Әмма ул бүген акылга сыймас дәрәҗәдәге тоталитар системага корылмасын иде. Әллә шушы вакчыллыктан, акчасызлыктан инде, мәктәпләребездә хәзер ир-атлар калмады диярлек.
Хәер, укытучылар бөтен авырлыкларны җиңәргә өйрәнгән инде, балаларда да шул сыйфатны тәрбияләргә тырышалар. Иң әһәмиятлесе - җәмгыятьтәге мөнәсәбәт. Җәмгыять дигәнем, беренче чиратта, ата-аналар. Әти-әниләрнең укытучыларны санга сукмавы, һичшиксез, балага да күчә. Укытучыларның да бөтенесен камиллек үрнәге дип әйтеп булмыйдыр. Әмма хезмәт хакы аз, тиешенчә бәяләнми торган, өстәвенә бик катлаулы да булган эштә үз эшенең фанаты булган ихлас кешеләр күбрәктер, минемчә. Монысын укытучы улы һәм укытучы ире буларак, үз күзәтүләремнән чыгып әйтәм.
Дәүләтебез дә һәрвакыт төрле авырлыклар, мәгънәсез яңалыклар гына өстәүдән битәр, ара-тирә ярдәм дә иткәләп тора. Күптән түгел Татарстан күләмендә үткәрелгән «Минем яңа укытучым», «Минем иң яхшы укытучым» кебек грантлар бирелүләр дәүләтебезнең хәерһахлыгын күрсәтә. Кичәге «эшлекле дүшәмбе»дә шәһәребез мэры Илсур Метшинның: «Укытучыларга аерым хөрмәт күрсәтегез, пенсиядәгеләренә дә барып, хәлләрен сорашыгыз. Безнең календарьда ул - кызыл көн», - диюе дә мөгаллимнәребезнең күңеленә сары май булып яткандыр. Ата-аналарга, өлкәннәргә, укытучыларга хөрмәт булган җәмгыять һәрвакыт тату да, бай да яшәр, иншалла!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading