16+

«Авырлыклар гына түгел, шатлыклар да зур сынау»

Әле кайчан гына аны күренекле артистка Наилә Гәрәева белән актер һәм режиссер Рәфкать Бикчәнтәев улы буларак кына беләләр иде. Тора-бара Фәрит Бикчәнтәев үзе дә артист буларак тамашачы ихтирамын яуларга өлгерде. Хәтер йомгагын сүтсәк, Юныс Сафиуллин әсәре буенча куелган «Алмазбулат» спектаклендә ул башкарган Алмаз, Хәй Вахитның «Туй алдыннан»ында - Наил, Илдар...

«Авырлыклар гына түгел, шатлыклар да зур сынау»

Әле кайчан гына аны күренекле артистка Наилә Гәрәева белән актер һәм режиссер Рәфкать Бикчәнтәев улы буларак кына беләләр иде. Тора-бара Фәрит Бикчәнтәев үзе дә артист буларак тамашачы ихтирамын яуларга өлгерде. Хәтер йомгагын сүтсәк, Юныс Сафиуллин әсәре буенча куелган «Алмазбулат» спектаклендә ул башкарган Алмаз, Хәй Вахитның «Туй алдыннан»ында - Наил, Илдар...

Табигатьнең шау чәчәккә төренгән мизгелендә режиссер үзенең 50 яшьлек гомер бәйрәмен каршыларга җыена. Шул уңайдан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит БИКЧӘНТӘЕВ белән сөйләштек.
- Адәм баласы 50 яшькә җиткәндә үзенең эшенә нәтиҗәләр ясый. Сез дә шактый эш башкарырга өлгердегез. Үзегез моңа хәтле эшләгәннәрдән канәгатьме?
- Ул хакта әллә ни уйланган юк. Иҗатта канәгатьсезлек шактый җыела. Менә моны эшлисе иде, вакыт тими, дип уйлыйсың. Баш режиссер вазифасына килгәч, бүтән эш өстәлде. Кайчак «элегрәк рәхәт булган икән» дип тә уйлап куясың. Тормыш кайсыдыр яктан үкенечле, кайсыдыр яктан сөенечле. Эшләгәндә гел кабатлаулардан куркасың, репетицияләр башлаганда дулкынланасың, бәргәләнәсең. Ашыкмыйча эшләргә тырышасың, барып чыкмый. Иҗатта каршылыкларсыз булмый, минемчә.
- Артка борылып караганда тормышта Сезнең өчен иң авыр сынау нәрсә булды һәм нинди мизгелләрегез иң бәхетлесе икән?
- Тормыш сынаулардан тора. Безнең һәр адымыбыз сынау. Шуңа күрә аерып әйтеп булмый. Авырлыклар гына түгел, шатлыклар да зур сынау. Әйтик, сине зурлаганда түзеп була икән, бу да сынау. Ә инде бәхетле мизгелгә килгәндә, минем өчен иң зур шатлык улыбызның дөньяга килүе булды.
- Сез Йосыфның театрда нәселегезне дәвам итүен теләр идегезме?
- Бәлки андый теләк бардыр. «Их, нәселне дәвам итсә иде», - дип уйлыйсың. Әмма ул мөстәкыйль, ирекле булырга тиеш. Аның нәрсәгә талантлы икәнен вакыт күрсәтер.
- 100 еллык тарихлы театрда сәнгать җитәкчесе булу Сезнең өчен горурлыкмы, әллә...
- Театр училищесында укыган группадашларым да, артистлар да: «Театр барыбер сиңа калачак», - диләр иде. Үзем баш режиссер булуны гадәти эш итеп кабул итәм. Мин гастрольләрдә, фестивальләрдә катнашып уңыш яулаганда артистлар өчен горурланам. Театр өчен җаннарын биргән артистларның мирасын сакларга кирәк безгә.
- Сез күп кенә театрларны күргән кеше. Гадәттә, алар телебезне, мәдәни традицияләрне саклый торган урын. Камал театрының үзенчәлеге нидә соң? Спектакльләр куйганда беренче нәүбәттә тамашачы зәвыгын күздә тотасызмы?
- Әйе, совет заманыннан бирле мәдәни традицияләрне саклау безнең төп бурычыбыз булды. Бүген дә аны саклап калырга кирәк. «Үзенчәлеге нидә?» дигән сорауга җиңел генә җавап биреп булмый. Театр барыбер тамашачы белән бәйле. Әгәр без алар белән уртак тел табабыз икән, ул яши. Тукайның «Театр - дәрсе, гыйбрәттер» дигән сүзләре бик дөрес әйтелгән. Безнең академия театрында гыйбрәт тә, көлке дә бар. Тамашачыдан артык ерак китмичә, аларга артык иярмичә, үз артыңнан алып барырга кирәк. Әгәр берәр спектакльгә халык аз йөри башласа, нәтиҗә чыгарасың. Кайвакыт комедия дә, драма да репертуардан тиз төшеп кала. Сәхнәдә нинди генә жанр куелмасын, төп күрсәткеч барыбер сыйфат. Тамашачы шуңа карый. Моның өчен без аларга рәхмәтле. Тамашачы тарафыннан безгә таләп башкача. Тәрҗемә әсәрләргә халыкның азрак йөрүен тыныч кына кабул итәсең, чөнки аларның үз тамашачысы бар. Нинди генә тамашачы булмасын, без йөрәгебез, күңелебез белән ачык театр.
- Театрда яхшы атмосфера хөкем сөрүе дә тамашачыны тартып китерәдер.
- Бу бездә күптән килгән гадәт. Халык шагыйре, дәүләт депутаты Разил Вәлиев: «Без мөстәкыйль дәүләт, мөстәкыйль дәүләт, дип йөрибез. Ул мөстәкыйль дәүләт Камал театры», - дигән иде. Йөз елдан артык үз телебездә уйнаган театрга язучылар, журналистлар, шагыйрьләр, биючеләр тартылуы очраклы түгел. Күрәсең, театр элек-электән халыкны ыгы-зыгылардан арындыргандыр. Без тату яшәргә тырышабыз. Һәркемдә театрга карата җитди караш сизелә. Биредә чын профессионаллар эшли. Әгәр кич саен пәрдә ачылмаса, театр үлә. Безнең ишекләр теләсә кем өчен ачык. Шамил Зиннуровичның да ишеге һәрвакыт ачык булды.
- Бүген күпләр театрда яңа директор кем булуы белән кызыксына. Ул урында Сез кемне күрергә теләр идегез?
- Анысын әлегә әйтәсе килми. Безнең үзебез теләгән кешебез бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading