16+

Авыручылар кимегән

Башка еллар белән чагыштырганда, быел салкын тидереп авыручылар азрак булса да, ОРВИны күпләр йоктырды. Шунысы сөендерә: Казанда соңгы атнада ОРВИ белән авыру очрагы 8,6 процентка кимегән. Үткән атна нәтиҗәләре буенча, шәһәрдә инфекция авыруларының 7026 очрагы теркәлгән. Шул исәптән ОРВИ белән авыручылар 6331 очракны тәшкил итә. Бөтен республика буенча исә ОРВИ...

Башка еллар белән чагыштырганда, быел салкын тидереп авыручылар азрак булса да, ОРВИны күпләр йоктырды. Шунысы сөендерә: Казанда соңгы атнада ОРВИ белән авыру очрагы 8,6 процентка кимегән. Үткән атна нәтиҗәләре буенча, шәһәрдә инфекция авыруларының 7026 очрагы теркәлгән. Шул исәптән ОРВИ белән авыручылар 6331 очракны тәшкил итә.
Бөтен республика буенча исә ОРВИ белән авыручыларның саны 15321гә тигез. Тулаем алганда, Татарстанда авыручылар саны 7,6 процентка кимеде. Шулай да салкын тиюләр сезоны үтеп бара дип тынычланырга әле иртәрәк. Язгы кояшның җылысына алданып, язын күбебез авырып ята. Шуңа күрә саклык чараларын истә тотыгыз: җылырак итеп киенегез, витаминнар, суган-сарымсак турында да онытмагыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading