16+

«Авырып ятасы килми бит»

Быел грипп белән авыручылар октябрь-декабрьдә артырга мөмкин, әмма эпидемия артык көчле булмаска тиеш, ди Россиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко. Хәзерге вакытта халыкка гриппка каршы вакцина кадату бара. Аны ноябрь урталарына инде төгәлләргә дә җыеналар. Илдә 15 миллионнан артык кеше инде гриппка каршы вакцина кадаткан. Ә сез гриппка каршы прививка...

Эльвира Габитова, балалар бакчасында тәрбияче:
- Гриппка каршы прививканы ел саен ясатам, быел да кадаттым инде. Файдасы да булмый калмый - салкын тидереп, авырып ятканым юк, Аллага шөкер! Балаларга да ясатырга киңәш итәм, әмма әти-әниләрнең күбесе вакцина кадатуга каршы, моңа бик шикләнеп карыйлар, куркалар, шуңа күрә, күпчелек ясатмый да, ә без мәҗбүр итә алмыйбыз.
Винера Сафина, пенсионер:
- Ничә ел яшим инде, бер тапкыр да вакцина кадатканым булмады. Безгә ясатыгыз дип әйтүче дә юк, әйтсәләр дә бармыйм инде мин. Якын-тирәдә яшәүче әби-апаларның да прививка ясатканнарын бер дә ишеткәнем юк. Грипптан иң яхшы чара суган һәм сарымсак инде ул.
Минзилә Бәшәрова, укытучы:
- Вакцинаны ясатканым бар үзе, әмма быел ясамадылар әлегә, ишетелми. Прививка кадыйлар икән, моңа каршы килмәячәкмен, һич кенә дә комачау итмәс - грипп хәзер килеп җитә бит ул. Бер дә авырып ятасы килми.
Илнар Абдуллин, студент:
- Университетта укыган вакытта бер тапкыр да ясатканым булмады, инде менә бишенче курска җиттем, безгә бу турыда әйтүче юк. Ә мәктәптә укыганда ясыйлар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading