16+

Аждаһаны каршы алганда...

Халыкта шундый бер юрау бар: Яңа елны ничек каршыласаң, киләсе ел нәкъ шулай үтәчәк, диләр. Бәлки, бу хорафат кынадыр, ләкин шулай булса да, Яңа ел алдыннан бөтен кеше бу турыда уйлана башлый: нинди төстәге кием кияргә, өстәлгә нинди ризыклар әзерләргә һ.б. Кытай гороскобы буенча 2012 - кара су Аждаһасы елы....

Аждаһаны каршы алганда...

Халыкта шундый бер юрау бар: Яңа елны ничек каршыласаң, киләсе ел нәкъ шулай үтәчәк, диләр. Бәлки, бу хорафат кынадыр, ләкин шулай булса да, Яңа ел алдыннан бөтен кеше бу турыда уйлана башлый: нинди төстәге кием кияргә, өстәлгә нинди ризыклар әзерләргә һ.б. Кытай гороскобы буенча 2012 - кара су Аждаһасы елы....

Бәйрәм табынында нинди ризыклар булырга тиеш соң? Гомумән алганда, Аждаһа бу яктан әллә ни талымлы түгел: ул бөтен нәрсәне дә ашый, иң мөһиме - ризык яңа пешеп чыккан яки яңа гына ясалган булсын. Әмма елның хуҗасы ризыкның төрлелегенә зур игътибар бирәчәк. Аннан соң тәмләткечләргә аерым басым ясагыз. Борыч, базилик, кардамон, дарчин, имбирь һ.б. белән әзерләнгән ризыклар, аеруча ит, ут чәчеп торган Аждаһага бик тә ошаячак.
Нәрсә-нәрсә, ә менә Яңа ел табынында кабакның булуы мәҗбүри. Аны лимон согы, бал белән бутап, тәмле ризык әзерләсәгез яки бизәү өчен генә булса да, бу яшелчә өстәл уртасында урын алса, 2012 елның хуҗасы бик тә сөенәчәк һәм сезгә ел буе уңыш юлдаш булачак.
Аждаһа елын каршылаганда балыктан ризыклар әзерләмичә дә булмас. Чи балыктан әзерләнгән ризык - өстәлегездәге төп деликатес булып торсын. Аның өчен керкә (форель), чөгә балыкларыннан (стерлядь) файдаланыгыз.
Бәйрәм өстәленә үткән ел әзерләнгән кайнатмалар, салатлар куймавыгыз яхшы. Хәтта кичә генә әзерләнгән ризыкка да Аждаһа шат булмаячак.
2012 елны каршылаганда килеп туган икенче бер сорау - нәрсә кияргә? Кара су Аждаһасы елында кап-карадан киенергә кирәк дип уйлый күрмәгез. Бу һич кенә дә алай түгел. Киемегездә кара төстәге берәр аксессуар булса, шул җиткән, әйтик, кара каешлы сәгать, кара туфли, кара чәч каптырмасы һ.б. Аждаһа бәйрәм-маскарадлар, купшылык һәм матурлыкны ярата. Шуңа күрә Яңа ел кичендә рәхәтләнеп ачык төстәге киемнәр кия аласыз. Зәңгәр, зәңгәрсу төстәге киемнәргә өстенлек бирсәгез яхшы. Яңа елны кызыл төстәге киемдә каршыласагыз да, сезгә ел буе уңыш елмаячак. Шуңа өстәп чылбыр-мәрҗәннәр, браслетлар, ялтырап тора торган каптырмалар һ.б. бизәнү әйберләре дә тагарга мөмкин. Борынгы әкиятләрдә дә бит алтын-көмешне, кыйммәтле ташларны саклаучы - Аждаһа!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading